АПКны үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру чорында «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы төбәкнең агросәнәгать комплексын үстерүгә 105 млрд. сум акча бирде – бирелгән кредитларның 67%тан артыгы. Шулардан сезонлы эшләрне башкаруга 63 млрд сум бирелгән, бу гомуми суммадан 40% тәшкил итә.
Агросәнәгать комплексын инвестиция кредитлавы Банк эшендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан төбәк филиалы корпоратив клиентларының инвестиция кредиты портфеле 2018 елның 1 августына 3,8 млрд сумнан артып китте. Гомумән алганда, инвестиция кредитында уңай динамик күзәтелә – ел башыннан АПК предприятиеләренә инвестиция масаатлары өчен узган елның шушы чорына караганда 4 мәртәбә артык акчалар биерлгән. Финанслау сәнәгать объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә, модернизацияләүгә, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга җибәрелгән.
«Россельхозбанк» АҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүнең илкүләм кредит-финанс нигезе ул. Банк 2000 елда төзелде һәм бүген илебезнең агросәнәгать комплексын төп кредитлаучы булып тора. Ул активлар һәм капитал күләме буенча илнең иң эре һәм тотрыклы банкларына керә, шулай ук ул эре Россия банкларының ышанычлылык рейтингында алдынгылар рәтендә. Банк акцияләре 100%ы белән дәүләт милкендә.