Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Калинино авылы янында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов районның игенчелектә тәҗрибәсе бай булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, табыш китерә торган культураларны арттырырга кирәк, шулай ук терлекчелекне үстерергә, шул исәптән сөт җитештерүне арттырырга кирәк.
«Район үзе - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гаять зур базар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Географик урнашуы Лаештан да яхшырак, дип саныйм, иң мөһиме - активрак булырга кирәк”.
Татарстан Президенты шулай ук районда шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, микрофермалар үсеше белән кызыксынды. Районда 34 кече хуҗалык бар, шул исәптән 10 технологик ферма. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районда урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды.
Урып-җыю эшләре 27 июльдә башланган. Бөртеклеләр һәм кузаклылар мәйданы 30,5 мең гектар тәшкил итә. 2018 елның 15 августына 15,3 мең гектар мәйдан суктырылган, ягъни 50,1 % (республика буенча уратча - 46,3 %). 40 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 26,2 ц/га (республика буенча - 27,7 ц/га). Шул исәптән уҗым культуралары - 5,2 мең гектар, ягъни 14,9 мең тонна. Тулаем җыем күләме 42 мең тоннага җитә.
Кырларда 64 комбайн эшли. Көзге культураларны, борчак җыю тәмамланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, бүген Биектау районына катлаулырак бурычлар билгеләргә кирәк һәм игенчелек культураларын үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Касыйм" сөт комбинатында булды. Ул 2015 елның март аенда оешкан, сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә. Сөтне Саба, Арча, Әтән муниципаль районнары хуҗалыкларыннан сатып ала.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Биектау сөт комбинаты" ҖЧҖендә килде. Әлеге оешма Татарстанда "Елмай" бренды буларак билгеле. Аның хуҗалыклары Биектау, Арча, Кукмара районнарында бар. Шулай ук комбинат Татарстан, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсе хуҗалыклары белән дә хезмәттәшлек итә.
Бүген Ямаширмә татар авылында этнографик туризм үсеше проекты да тәкъдим ителде. Биектау районында Этнографик туризм үзәге проекты Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан район администрациясе белән берлектә эшләнгән. Авылда әлеге юнәлеш фермер Габделәхмәт Котдусов эшчәнлегеннән башланган. 2010 елда крестьян-фермер хуҗалыгы базасында тәвә кошлары фермасы ачылган, бүген ул "Татар тәвә кошы" бренды астында авыл туризмы объекты буларак билгеле.