Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә һәм Аксубай муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайтты.
Яңа Чишмә муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Марат Әхмәтов "Козлова Н.В" КФХ кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җбирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Кулон" АФ” ҖЧҖ , "Агро-Основа" ҖЧҖ инвесторлары катнашты. Кыр эшләренең барышы белән район башлыгы Вячеслав Козлов таныштырды. Районның бөртекле һәм кузаклы культуралары 43,6 мең га мәйданны били. Бүгенге көнгә барлык мәйданның яртысыннан күбрәге суктырылган – 22,4 мең га (51,4% ). 54,4 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңдырышлылык - 24,3 ц/га, уртача республика күрсәткеченнән (27,3 ц/га) түбәнрәк.
Районда шулай ук көзге чәчүгә дә керешкәннәр. Бүгенгә 2,9 мең га мәйданда көзге арыш чәчелгән.
Районда 19,3 мең тонна печән, 44 мең тонна сенаж әзерләнгән, шартлыча бер баш хайванга 16,8 ц.к.бер.туры килә.
Аксубай районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Камил Гыйльманов вертолеттан кыр өсләрен күзәтеп чыктылар.
«АксуАгро” агрофирмасының «Үзи» мәйданчыгында министр инвесторлар, агрофирма җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгы Камил Гыйльманов районда кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Барлык мәйданның яртысыннан артыгы җыелган. Бүгенге көнгә 19,6 мең га, ягни 54,8 % мәйдан суктырылган. 55,1 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңыш – 28,1ц/га.
Районда шулай ук көзге чәчүгә дә керешкәннәр. 1,6 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәтпән - 1,3 мең га көзге бодай һәм 300 га көзге арыш.
«Быел уҗым культураларының уңышы начар булмады, – диде Камил Гыйльманов. – Киләсе елда уҗымнар мәйданын мең гектарга кадәр җиткеререгә уйлыйбыз”. Ул шулай ук терлекчелек нәтиҗәләренә дә тукталды, агрофирмалар һәм фермер хуҗалыкларының эшләре белән таныштырды.
Марат Әхмәтов ашлык сату белән ашыкмаска тәкъдим итте, чөнки ашлык бәяләре артырга мөмкин. «Сентябрьдә ашлык бәяләре, шулай ук сөт бәяләре күтәреләчәк», – дигән нәтиҗә ясады министр.