Урып-җыю кампаниясенең барышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Республикада бөртекле культураларны җыю дәвам итә. Бүгенгә 800 мең гектарга якын мәйданда (56%) 2,15 млн тонна ашлык суктырылды (кукуруздан башка).
Республика буенча бер гектардан уртача уңыш – 27,2 ц/га (2017елда – 35,5 ц/га булды).
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, гомумән ил буенча да быел уңыш бик мактанырлык түгел, узган елга караганда гектардан 8,5 центнерга кимрәк.
«Бу атна эшләү өчен бик җайлы булмады, шулай да узган биш көндә Нурлат районы игенчеләре 24%мәйданны суктырып алдылар, 22 мең тоннадан артык ашлык җыйдылар», - дип, мисал китерде Марат Әхмәтов.
Районнар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: Азнакай районы – 23%, 25 мең тонна суктырылган, Кукмара районы – 23%, 16 мең тонна, Ютазы – 18%, 10 мең тонна, Саба – 17%, 11 мең тонна.
Республикада уңыш җыюны августта төгәлләү мөмкинлеге бар, дип ассызыклады министр, әмма темпларны арттырырга кирәк, бигрәк тә Чирмешән районына (10% мәйдан суктырылган, 5 мең тонна җыелган), Питрәч районына (12%, 8 мең тонна), Кама Тамагы роайонына (7%, 2 мең тонна), Кайбыч районына (9%, 5 мең тонна җыелган).
«Бүген сабан культуралары барысы җыярлек хәлдә, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Тамырына кадәр коры була алмый инде, 10% эшне тоткарларга тиеш түге, аның өчен аерым җыю бар. Менә икмәккә карата саксыз мөнәсәбәт бар, анысы турында уйларга кирәк. Суктыру сыйфатына игътибарны арттыру таләп ителә».
Уңышны җыю белән җергә көзге культураларны чәчү дәвам итә. Алардагы беренче проблема – уҗым шытып чыкмаган урыннарның булуы, дип саный Марат Әхмәтов.
Соңгы елларда, хәтта иң салкын кышларда да, бюджет ашламалары кертү нәтиҗәсендә язын кабат чәчүләр булмый диярлек, дип билгеләп үтте министр. Әмма быелгы ел үзенчәлеклерәк, беренче мәртәбә бюджет катышыннан башка чәчәбез, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Агымдагы елда 2 млн. га мәйданда туга сөрүне башкарырга кирәк булачак. Министр фикеренчә, җыелган җирләрне сукаларга да була, алар 50 мең гектардан артык, әмма согы көннәрдә тәүлеккә 17-20 ме гектар гына җир эшкәртелә.
Ул шулай ук, 4 мең агрегаттан 1 меңе генә эшли, дигән мәгълүмат бирде. «Бу алашыла да, күпчелек механизаторлар комбайннарда эшлиләр, көзге культуралар чәчү белән мәшгуль, шулай да туңга сөрүне онытмаска кирәк, - дип искәртте Марат Әхмәтов.
2017 елда тракторлар сатып алу (107 бер.) программасы буенча алынган куәтле тракторлардан бар куәткә файдаланырга кирәк. Без техникадан нәтиҗәле файдалану мониторингын алып барачакбыз һәм бу белешмәләрне киләсе елда субсидияләр бүлгәндә исәпкә алачакбыз.дип ассызыклады министр.
«Көздән яхшы әзерләнгән җир уңышны 20%ка һәм аннан да күбрәккә арттыра, - дип, нотыгын тәмамлады Марат Әхмәтов. - Шуңа күрә эшне мондый схема буенча корырга кирәк: комбайн - кырдан, сабан - буразнага».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашламалар кертүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Ул Сарман, Зәй районнарының үсемлекчелекне үстерү юнәлешендә яхшы эшләүләрен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу районнарның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аны башка муниципалитетларга таратырга кирәк.