Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичәге эш сәфәре кысаларында Тукай муниципаль районының урак алдынгыларын шәхсән үзе бүләкләде.
«Кама”агрофирмасы механизаторлары олы мактауга лаек булдылар. Комбайнчылар арасында Гелүс Галиевның һәм аның ярдәмчесе Илнур Этикбаевның икенче “җидекөнлек” эш йомгаклары буенча районда иң югары күрсәткечләр. Нью-Холланд комбайнында 302 тонна ашлык суктырганнар. Галимҗан Абдуллин Нью-Холланд комбайнында 211 тонна ашлык суктырган. Бүләкләнүчеләр арасында Илһам Гыйльметдинов та бар, ул үзенең йөк машинасында ашлык амбарына 320 тонна икмәк ташыган.
Бу көнне районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов та башка хуҗалыкларның алдынгы механизаторларына премияләр тапшырды. Алар арасында: Динар Шәйхаттаров һәм Рәфикъ Сәлахов («Ярыш» хуҗалыгыннан), Фирзәр һәм Илмир Шәфиковлар, Ринат Гатиятуллин, Владимир Хоритонцев («Вилданов» КФХыннан), Александр Коршунов, Юрий Абызов («Р-Арго» хуҗалыгыннан), Ирек Димөхәммәтов, Флорид Җиһангиров («Гигант» хуҗалыгыннан).