Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә уртача уңыш 420 ц/га тәшкил итә.
Быел районда шикәр чөгендере 9167 га мәйданны били.
Хуҗалыклар кырларында 12 чөгендер җыю комбайны-Ропа-Тигр һәм дүрт чөгендер төягеч-Ропа-Маус эшли. Барлык комбайннар да дәүләт техника тикшерүен узганнар һәм эшне тәүлекләп оештыру өчен аларның һәркайсына икешәр механизатор билгеләнгән.