Республиканың агросәнәгать комплексы ветераннары урып-җыю кампанясеннән читтә калмаска тырышалар. Иҗтимагый комиссия составында: ветераннар-тәҗрибәле җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре – башкарыла торган урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатында хуҗалыклар кырларына чыгалар.
Узган пәнҗешәмбедә Лениногорск муниципаль районы ветераннары «Ленина» ҖЧҖ (Федотовка авылы), «Сатурн Урал» ҖЧҖ (Сарабикүл авылы) һәм «Агрофирма Лениногорский агрофирмасы” ҖЧҖ (Иске Иштирәк) хуҗалыклары кырларында урып-җыю барышы белән таныштылар. Һәр хуҗалыкта комбайнчылар һәм механизаторлар белән таныштылар, эш шартлары, туклану, махсус киемнәр турында кызыксындылар. Ветераннар механизаторларга эштәге җитешсезлекләр турында да әйттеләр, аларны төзәтү буенча киңәшләр бирделәр.
Ветераннар шулай ук шул ук ниятләр белән Биектау муниципаль районында да булдылар. Элек үзләре механизаторлар булып эшләгән аксакаллар Агрохолдинг» ҖЧҖ, «Әсән» ҖЧҖ кырларында урып-җыю барышының сыйфатын, комбайннарның төзеклеген тикшерделәр. Ачыкланган кимчелекләр хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә җиткерелде.