Чистай районының “Җәкетау” хуҗалыгында урып-җыю эшләре график буенча бара

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Чистай муниципаль районында урып-җыю эшләре ахырына  якынлашып килә.  Оператив  белешмәләр буенча,  27 августка районда   41,9 мең га мәйданда  (80 процент диярлек) 95,8 мең   тонна ашлык җыелган.

“Җәкетау”  хуҗалыгында   бөртеклеләрнең 75 проценты җыелган.  Эш    төгәл   график  буенча бара. Урып-җыю техникасының эше биредә үзенчәлекле оештырылган, барлык комбайннар беррәттә баралар. Хәзер  фирмада сигез   комбайн   иртәдән кичкә кадәр эшли,  дигән  мәгълүмат  бирде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлеге  башлыгы  Илшат Мөхәммәтҗанов.

Бүген     механизаторлар   Александровка һәм  Булдырь  авыллары арасындагы  кырда сабан бодаен җыялар.  «Йолдыз” сортлы  сабан бодаен  85 гектарда  чәчелде, - диде баш  агроном Наил Нуретдинов. - Әлбәттә,  уңыш  уҗым   культуралары кебек үк   түгел.  Эссе   көннәрнең  тәэсире булмый калмады, әмма икмәксез калмабыз».

Урып-җыю башыннан бирле хуҗалыкта абыйлы-энеле   Виталий һәм   Александр Гурьяновлар эшли. «Кыенлыклар   юк  диярлек,  - ди Александр Гурьянов. - Ашлыкны турыдан-туры суктырып җибәрәбез, шуңа күрә югалтулар бик аз.   Механизаторларны  кайнар азык белән  тукландыру оештырылган, әгәр комбайн ватылса, шунда ук техник  ярдәм  күрсәтелә».

«Җәкетау”  комбайнчыларының эше нормаларны арттырып үтәгән өчен бирелгән  сертификатлар белән генә бәяләнми,  алар инде унлап бирелгән, ә механизаторлар үз   көчләре белән үстергән уңышны вакытында, югалтуларсыз   җыеп алу өчен янып-көеп эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International