ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Республиканың  муниципаль районнарында  техниканы   кышкы  саклауга  кую  һәм  машина-трактор  паркының  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  алдагы  чәчү  сезонына  ремонтлауга  әзерлеге    буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурслар  узды.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  боерыгы  нигезендә комиссияләр  ГОСТ 7711-2009  буенча   авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  ашлык  җыю һәм азык  җыю  комбайннарының, чәчү, туфрак  эшкәртү агрегатларының   торышын,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауның  барышын,  машина-трактор  паркларының  торышын,  хезмәткәрләрне  матди  кызыксындыру   һәм  хезмәтне  саклау дәрәҗәсен   бәяләргә  тиеш  иде.    


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Республикада бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг минераль ашлама кертү  бурычы куелган.  

22 – 24 ноябрьдә “Ак Барс” көрәш  бергәлеге  сараенда    татар-башкорт  милли спорт  “Көрәше”  буенча   Татарстан  Республикасы   чемпионаты узды.  Аны  ябу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  шулай  ук    Татарстан  Республикасы спорт министрының  беренче  урынбасары    Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан  Республикасы Теләче  муниципаль районы  башлыгы    Илдус Зарипов  катнашты.

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген  Игнчеләр  сараенда  “Ак Барс” көрәш  бергәлегендә  татар-башкорт  милли спорт  “Көрәше”  буенча   Татарстан  Республикасы   чемпионаты башланды.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУендә районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары  белән  очрашты.  

24 ноябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов катнашында   «Кече  һәм  урта  эшкуарлык  һәм  шәхси  эшкуарлык инициативасына  ярдәм  итү»  илкүләм  проектына  керүче  «2019  елда   фермерларга  ярдәм  итү  һәм  авыл  кооперациясен  үстерү  системасын  булдыру» федераль  проекты  буенча     видеоконференция режимында  киңәшмә узды.    Проект   4 чараны  үз  эченә  ала:   КФХларга  яисә    «Агростартап»  проектларына  (2 төр) грант  ярдәме,     авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын (СПоКларны)  үстерүгә    субсидияләр  бирү,  авыл  хуҗалыгы кооперациясе  өлкәсендә  компетенцияләр  үзәгенең  эшчәнлеген  тәэмин  итүгә һәм нәтиҗәле  күрсәткечләргә  ирешүгә,  фермерларга  ярдәм  итүгә    субсидияләр  бирү.

«Агрокөч» Househam компаниясе  белән  күпэтаплы  хезмәттәшлек  турында   килешү  төзүне  планлаштыра.  Бу  хакта  сөйләшүләр     Россия-Британия    бизнес-форумы  кысаларында  узачак.  Беренче  этапта   «Агрокөч» холдингы  предприятиеләрендә  сынау  өчен  ике  сиптергеч   кайтару  планлаштырыла.    Мондый  техникага  ия  булу   кырларны  эшкәртүнең  нәтиҗәлелеген  арттыруга һәм  нәтиҗәдә уңышның  сыйфатын  күтәрүгә  ярдәм  итәчәк.     

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International