ТР Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куя башладылар

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

 Татарстан  Республикасы  Тукай  муниципаль  районында     «Ярыш» АХП базасында    семинар – киңәшмә  узды. Анда авыл  хуҗалыгы техникасын  кышкы  саклауга  кую мәсьәләләрен карадылар.   Чарада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе    Ришат Зарипов, Тукай  муниципаль районы  башлыгы    Фаил Камаев,  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре, шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  катнашты. 

Киңәшмә  барышында  район  башлыгы    Фаил Камаев игенчеләр өчен  быелыг  елның  уңай  булуын  билгеләп  үтте.  Хәзер барлык  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  алдында  техниканы  кышкы саклауга  кую  бурычы  тора.    Беренче  чиратта,  техниканы  түбә астына – ангарга  кертергә кирәк.  Шул  ук  вакытта  техниканы  караклардан  да  сакларга  кирәк,  чөнки   тагылма   агрегатлар  һәм запас  частьләр  кыйммәт тора. 

 «Ярыш» АХП җитәкчесе  Рәсим Шәйхаттаров  хуҗалык  ирешкән уңышлар  һәм күрсәткечләр турында  сөйләде.  Аның  әйтүенчә, киләсе  елга Венгриядән 100 баш  тана  кайтару  планлаштырыла.   Ул  сыерлардан  савым тәүлеккә  30  килограммга  кадәр җитәргә мөмкин. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе  башлыгы  Ришат Зарипов, терлекләр  җитештерүчәнлегенең     20 проценты аларның  токымана  бәйле,  тагын  20    проценты  - аларны  тоту  шартларына,  ә  төп    60 проценты азык   рационына  бәйле,  диде. 

Семинар  барышында  шулай  ук  кадрлар сәясәте мәсьәләләренә  дә тукталдылар.  Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  алдына  яшь  кадрларны  эшкә  җәлеп  итү  бурычы  куелды.    

Районның Ветеринария берләшмәсе  башлыгы     Ленар Хәйбуллин  семинарда  катнашучыларга  тоякларны  кисү  өчен  көйләнгән    станокны  күрсәтте.   «Тояк  артык  үсеп киткәндә, терлекләр  борчыла  башлый,  бу аларның  сөте кимүгә китерә.    Профилактик  максатларда  терлекләрнең  тоякларын  ярты  елга  бер  мәртәбә  кисәргә  кирәк», – дип  аңлатты    Ленар Хәйбуллин. Катнашучыларны  тагын  ашыгыч  ветеринария  ярдәме  машинасы  белән таныштырды.   

Семинар-киңәшмә  азагында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы    Ришат Зарипов  Сәйдәшев  ис.  нәсел  хуҗалыгы  эше  белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International