ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

  «Татарстанда  кыр  көне  – 2019» күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары     гаилә  терлекчелек  фермалары,  яшь фермерлар  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперативлары  өчен    федераль  программалар буенча  конкурсларда  җиңүчеләргә    сертификатлар тапшырды.  

Бүген Статс-секретарь – Россия  Федерациясе    авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Иван Лебедев   Казан  сөт  комбинатында  («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы) булды. Биредә модернизацияләүнең  беренче  этабыннан  соң җитештерүне  ачу  тантанасы  узды.  

2019 елның  2 – 4 июлендә  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында     кыр форматында   «Татарстанда кыр көне – 2019»  күргәзмәсе узачак.  Аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында  рәсми  ачу  тантанасы  2  июльдә  булачак, чара  барышында  муниципаль районнар  башлыклары  һәм  республика   кунаклары     катнашучыларның экспозицияләрен,     стендларын карап  чыгачаклар, Татарстан  Республикасы һәм Россия  төҗәкләре  агросәнәгать комплексының  яңалыклары  белән  танышачаклар.    


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм кырларны  эшкәртү  турында  сөйләде.   

Буа районының «Авангард» агрофирмасында  берничә  ел  элек  районда  беренче  мәртәбә    соя  үстерә  башлаганнар иде,  аннары  сары  һәм  ак   горчица  үстерделәр.  Быел  майлы  торма  чәчкәннәр.  

Авыл  җирендә  яшәүче  һәм  эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган – атнага  36 сәгатьтән   дә артык  булмаган  эш  вакыты  гарантияләнәчәк.  Ә  түләү  шул  килеш, тулы  эш  атнасындагы  кебек    калачак.   Закон проектын  Дәүләт Думасы  беренче  укылышта  кабул  итте.    


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары Николай Титов Германиядән  доктор  Гюнтер Шайбе җитәкчелегендәге   делегация  белән  Татарстанда  африка  кларив җәенен үрчетү һәм  аны  эшкәртү проекты  буенча  очрашты.  

ТАССР  һәм РФ авыл   хуҗалыгының  атказанган  хезмәткәре Әнвәр   Залаковка   мемориаль ачу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  катнашты.  

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  «Август-Алабуга» заводын  ачу  тантанасында  катнашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International