ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

 22 июньнән  29 июньгә  кадәр   Мордовия Республикасының Горяйновка авылында   Җир  сөрү  буенча  Россиянең   8 нче  ачык    чемпионаты  узачак.    Чара  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм  Россия  Федерациясе   Федераль  Собраниесе Федерация Советы,      "Бердәм Россия" Бөтенроссия  сәяси  партиясе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары ассоциациясе   (АККОР) ярдәме  белән  оештырырылды.  Ярышларны  "Росагролизинг" АҖ  һәм һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте оештыра.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов   катнаша.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Россия  Федерациясе Ветеринария  һәм  фитосанитар  күзәтчелеге  буенча  федераль хезмәтнең 2019  елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге  йомгаклары  буенча   коллегиясе  узды.    

 

 

26 июньдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары   Максим Увайдов  Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы   академиясендә  булды,   ул  югары  уку  йортларының  җитәкчеләре, хезмәт  коллективы вәкилләре  һәм      студентлар  белән  очрашты.  Аның  белән  бергә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, Ветеринария   академиясенең уку һәм  тәрбия  эше  буенча   проректоры   Али Волков  һәм башка рәсми  затлар  йөрде. 

Республика районнарындагы    кыр эшләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә. Көндәлек  оператив  белешмәләрдәге  саннарда  Татарстанның һәр  районының  үзенчәлеге  һәм  аерымлыгы,  һәм,  иң  мөһиме, меңнәрчә кешеләрнең хезмәте  чагыла.  


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәр атнада,  авылда  яшәүче һәм   гади,  әмма,  шул  ук  вакытта, бик  кирәкле  һәм мөһим  хезмәт белән  шөгыльләнүче кешеләр  турында  яза.  Шундыйларның берсе - Кайбыч  районында "Алтын Нива"  агрофирмасында сыер  савучы  булып  эшләүче, өч  бала  анасы   Татьяна Портнова.

25 июньдә Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  үхз  көченә  дә  керде  инде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    МГИМО Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының «Халыкара аграр  базарлар һәм  агросәнәгать комплексында  тышкы  икътисадый  эшчәнлек»  кафедрасының  “Дөньякүләм аграр  базарлар”  магистратурасы программасына  укырга  кабул  итү  дәвам  итә.   


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы кече  хуҗалыкларны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Гамәлдәге  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  мәгълүмат  җиткерү  һәм эшлекле  активлылыкны кызыксындыру  өчен   авылда  төрле  чаралар:  уку   семинарлары, практик  дәресләр,   конкурслар  һәм  башка чаралар  үткәрелә. 

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

Сөт  тармагын  үстерү Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы эшенең  өстенлекле  юнәлеше  булып  санала.    Татарстан сөт  сату  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  ышынычлы  алда  бара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International