ТАССР һәм РФ авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Әнвәр Залаковка мемориаль ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Тантана һөнәри бәйрәм - «Мелиоратор көнен» бәйрәм итүгә багышланган иде һәм «Татмелиорация» Траст компаниясе” ААҖ территориясендә узды, анда компаниянең генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм Әнвәр Залаковның хатыны – Ландыш Залакова катнашты.
Марат Әхмәтов Әнвәр Залаковның Татарстанда мелиорацияне үстерүгә керткән зур өлеше турында сөйләде һәм Әнвәр Залаков генераль директор булып эшләгән предприятие фасадында урнаштырылган мемориаль тактаны ачты.
Залаков Әнвәр Мәхмүт улының хезмәт биографиясе аның беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы җитештерүен һәм мелиоратив төзелешне үстерүгә бәйле була.
1971 - 1991 елларда Ә.М.Залаков Әлки районында эшли: башта «Татсельхозтехника»ның район бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары була, 1975 елдан - «Татмелиоводстрой» трестының Юхмачы ПМК-8башлыгы. Аның җитәкчелегендә предприятие бик кыскак вакыт эчендә алдынгылар рәтенә чыга һәм соңгы елларда ел саен мелиоратив бүлекчәләр арасында күчмә кызыл байракка ия була. 1979–1991 елларда ул Әлки районының «Татагрохимберләшмә» рәисе. Ул эшләгән елларда районда предприятиеләрдә җылы гаражлар һәм ремонт-механика остаханәләре белән көчле, заманча җитештерү базасы төзелде, анда уңайлы эш өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр бар. Предприятиенең үз хезмәткәрләре өчен барлык коммуналь инфраструктура белән заманча эшче поселок төзелә.
Аның игелекле гамәлләренә рәхмәт йөзеннән авылдашлары Базарлы Матак район үзәгендә бер урамга Залаков Әнвәр Мәхмүт улы исемен бирәләр.
1991 елда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев «Татсельхозтехника» республика берләшмәсенә җитәкчелек итүне йөкли. Бу вазыйфада 5 ел эшләп, ул республиканың барлык районнарында заманча югарымеханикалаштырылган отрядларын һәм машина-трактор станцияләрен – МТСларны яңарта.
1995 – 1999 елларда Ә.М.Залаков – Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы. Биш ел эчендә район аграр районнар арасындагы рейтингта шактый алдынгы позицияләргә чыкты. Юллар, социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә, 20 мәчет яңадан торгызыла. Социаль өлкәдә, шул исәптән балалар өчен дә, зур үзгәрешләр була.
1999 елда Ә.М.Залаков «Татмелиорация» траст компаниямсе” ААҖенә җитәкчелек итә, аның профессиональ сыйфатларга, заманча җитәкчелек сыйфатына һәм реформаторлык үзенчәлекләренә ия булуы аркасында шул мелиоратив бүлекчәләр авыр икътисадый кризис шартларында банкротлыкны җиңеп кенә калмыйча, предприятиеләрне финанс яктан ныгыттылар һәм аларның җитештерү-техник куәтен арттырдылар, шуның белән төзелеш-монтаж эшләрен арттырдылар.
Ә.М.Залаков инициативасы һәм аның тырышлыгы белән Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә булмаган җирләрне мелиорацияләү буенча күләмле программалар кабул ителә. Бу ил икътисадын реформалауның катлаулы шартларында 40тан артык мелиорация предприятиесе коллективларын эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә.
Ә.М.Залаков җитәкчелегендә 500дән артык гидротехник һәм эрозиягә каршы корылма төзелә һәм реконструкцияләнә, 31,5 мең гектардан артык сугарулы җир эксплуатациягә тапшырыла, суга 800гә якын артезиан скважинасы казыла һәм 600 км-дан артык су торбасы үткәрелә.
Әнвәр Мәхмүт улының оста җитәкчелек итүе һәм мелиораторларның бердәм команда булып эшләве нәтиҗәсендә «Татмелиорация» Татарстанда “Су саклау зоналары елы” һәм “Парклар һәм скверлар елы” программасының барлык объектлары буенча генераль проектировщик һәм генераль подрядчик була. Татарстан Республикасы Президенты күп объектларны ачуда катнашып, аларга һәм подряд оешмаларына югары бәя бирә. Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча ул башлаган эшләр хәзер дә дәвам итә.
Җитәкче буларак аның холкындагы төп сыйфат – намуслылык һәм әдәплелек, аның тормыш принцибы – беренче урында - эш. Ул үз кул астында эшләүчеләргә таләпчән була. Куйган максатларга ирешү һәм куелган бурычларны хәл итү өчен коллективны берләштерә белә, республика күләмендәге җитәкче була ул.
Аның хезмәте СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә, югары Дәүләт бүләкләренә һәм Мактаулы исемнәргә ия була: орденнар - “Мактау билгесе”, “Дуслык”, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”; медальләр - «Фидакарь хезмәт өчен», «Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медале»; Мактаулы исемнәр - «ТАССР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, «Россия Федерациясе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” һәм «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре”; хезмәт уңышлары һәм озак еллар намуслы эшләгәне өчен з2010 елда Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты һәм 2012 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Ул республиканың 4 районында «Мактаулы граждан»: Әлки, Сарман, Яңа Чишмә һәм Биектау районнарында.
Әнвәр Мәхмүт улыннан соң аның эшләрен шәкертләре һәм хезмәттәшләре дәвам итә, аның хезмәтләре һәм төзелгән объектлары озак еллар әле Татарстан халкына хезмәт итәчәк!
Әнвәр Мәхмүт улы турындагы якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!