Николай Титов Германия делегациясе белән Татарстанда африка кларив җәенен үрчетү һәм эшкәртү проекты буенча очрашты

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары Николай Титов Германиядән  доктор  Гюнтер Шайбе җитәкчелегендәге   делегация  белән  Татарстанда  африка  кларив җәенен үрчетү һәм  аны  эшкәртү проекты  буенча  очрашты.  

  «АкваКультур» немец  компаниясе  ябык  цикллы  җайланмаларда  балык  үрчетүнең  үз инновацион  технологияләре белән  билгеле.   2017 елдан Татарстанның  Кама  Тамагы  районында шундый  технологияләр  буенча  балык  үрчетү  проектын  эшләү  һәм аны  гамәлгә ашыру  башланган  иде, һәм  2020  елның  гыйнварында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм  инвестор Ислам  Вәлиев  ярдәме  белән  заводны  тулысынча  эшләтә  башлау  планлаштырыла.  

«Татарстан озак  еллар  инде   Германия   шәһәре  Людвигслюст белән  хезмәттәшлек  итә.    Германиядән  эшкуарлар  тәҗрибә  алмашу  өчен  даими  рәвештә  безгә  килеп  йөриләр,  ә безнекеләр  Германиягә баралар.  Шулай  бервакыт үзебезнең   немецких дусларыбыз  аша  без   доктор  Гюнтер  Шайбега  чыктык  – ул африка  кларив җәенен үрчетү буенча  Европаның  әйдәүче  эксперты», – дип  аңлатты проектның  Татарстандагы  кураторы   Наил  Сираҗаев.

Доктор Гюнтер  Шайбеның авторлык  технологиясе  Россиядә  беренче  мәртәбә  кулланылачак.    Заводта  Германия  һәм Россия  җайланмалары  урнаштырылачак.   «Бу  шундый  әйләнештә  африка  җәенен үрчетү  буенча  Россиядә беренче  предприятие була», - диде доктор Гюнтер Шайбе.

Ул  шулай  ук    африка  клариев җәененең  5 ай  эчендә    1,5 кг авырлык  җыярга  мөмкин  булуын  билгеләп  үтте, ә суның гидрохимиясен, балык  азыгын һәм  аның  сәламәтлеген контрольдә  тоту  товар  продукциясендә  кеше  өчен  зарарлы матдәләр  туплануга  юл  куймый.    Африка җәене    диетик  балык булып  санала,  аның  аерым  исе,  гади  балыкныкына  хас  аерым  тәме  юк,  ә  ә  вак  кылчыклары  һәм  кабырчыклары  булмау  аны әзерләүне  җиңеләйтә.  

Бу  елның  декабрендә  компания балык маймычлары  кайтартуны  планлаштыра.     «Һәр  төр  балыкның  үз  паспорты  бар,  анда  балыкның чыгышы һәм аны  ашату  турында  җентекле  мәгълүмат күрсәтелгән.  Алга  таба  балык  Татарстанда  үрчетеләчәк», -  дип  аңлатты  доктор Гюнтер Шайбе.

Очрашу  барышында  проектны  гамәлгә  ашыруның  кайбер  аспектларын  хәл  итеп  булды: тиешле  җайланмалар  сатып  алу,  Россия санитария-эпидемиология  нормалары  нигезендә  цех  төзү, ветеринария    сертификациясе  һәм  кошкы  чор  шартларында  маймычлар кайтарту     процедурасы  буенча  мәсьәләләр.  

Чара  азагында   Николай Титов проектны  гамәлгә  ашыруда  немецлар   ягына  уңышлар теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International