Дәүләт Думасы авыл кешеләренә кыскартылган эш көнен гарантияли торган закон проектын кабул итте

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Авыл  җирендә  яшәүче  һәм  эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган – атнага  36 сәгатьтән   дә артык  булмаган  эш  вакыты  гарантияләнәчәк.  Ә  түләү  шул  килеш, тулы  эш  атнасындагы  кебек    калачак.   Закон проектын  Дәүләт Думасы  беренче  укылышта  кабул  итте.    

Закон  кабул  ителгәч,  авылда  хатын-кызлар,  кыскартылган  эш  вакытыннан  тыш,  тагын  бер  гарантия  алачаклар.     Бу  -  хезмәт  шартлары  буенча  эш  көне  өлешләргә  бүленгән  очракта,  эштә  югарырак  хезмәт  хакы  билгеләнәчәк.      

Авылда  эшләүче  хатын-кыз  хезмәткәрләргә  кыскартылган  эш  көненә   хокукны гарантияләүче  норма  әлегә  кадәр  совет  заманында  кабул  ителгән  законнардан  чыгып  эшләнгән  актлар  белән  регламентлана.      

Гамәлдәге  законнар буенча  закон актларының  нормалары  Хезмәт  кодексына  каршы  килмәгән  өлешендә  генә  кулланылырга  мөмкин.   Ә  бу  очракта  каршылык бар,  чөнки   кодекста эш  атнасының  нормаль  озынлыгы     40 сәгать каралган. 

Закон проекты күрсәтелгән  нормага  федераль закон  көчен  бирү   һәм  авылда  хатын-кызлар  социаль яклаусыз  калмасын  өчен   “Бердәм Россия”  фракциясе   депутатлары  тарафыннан  тәкъдим  ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International