Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Август-Алабуга» заводын ачу тантанасында катнашты.
«Август» компаниясе – Россиядә үсемлекләрне химик яклау чараларын иң эре җитештерүче. Бу - Татарстанда икенче иң эре инвестиция проекты - 2017 елда «Август-Муслюм» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли башлады.
Яңа заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул, җитештерү импортны алыштыруга һәм экспорт куәтенә исәпләнә, дип билгеләп үтте. «Үсемлекләрне яклау чаралары – безнең агросәнәгать комплексы уңышлы эшләсен өчен иң җитди элементларның берсе. Сер түгел, үсемлекләрне яклау чараларының төп өлешен без һәрвакыт сатып ала идек, ә бүген, «Август» компаниясе ярдәмендә без Россия кулланучыларын тәэмин итеп кенә калмыйча, үзебез дә аны читкә сата алабыз. «Август» компаниясе үз продуктын 20ләп илнең базарларына чыгара инде. Минемчә, андый илләр саны артачак. Бу - иң заманча предприятиеләрнең берсе, дип әйтә алам мин. 4.0 технологияләре биредә тулысынча гамәлгә ашырыла – бу югары сыйфатлы продукция, югары җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек. Бүген проектка 4,5 млрд. сумнан артык инвестиция кертелгән. 300дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Шуны әйтәсем килә, «Август» компаниясе безнең өчен үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүче генә түгел, ә безнең стратегик партнер да. Республикада компаниянең АПК өлкәсендә үз бүлекчәләре дә бар инде», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов, компаниягә үсеш һәм уңышлы эш теләп. Президент шулай ук бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга барысына да рәхмәт әйтте.
Белешмә өчен:
“Август” фирмасы” АҖ - Россиядә үсемлекләрне химик яклау чараларын иң эре җитештерүче. Кыр культураларын яклауда ул озак еллар инде беренчелекне тота һәм 20дән артык ил базарларына чыга. «Август» фирмасының җитештерүләре шулай ук Казахстанда, Белоруссиядә эшли.
«Август-Алабуга» - үсемлекләрне яклау чараларын, шулай ук аларны төргәкләү өчен полимер таралар җитештерү заводы. Проект чит ил аналогларын үзебезнеке белән алыштыруга юнәлдерлгән. «Август-Алабуга» заводында планлаштырыла торган җитештерү күләме — һәр елны 50 млн литр сыек пестицидлар җитештерү. Татарстанда, ким дигәндә, биш потенциаль кулланучы бар, боларга «Агрокөч», «Красный Восток Агро», «Агро-Инвест» та керә.
Проектка инвестицияләр күләме 4,5 млрд сумнан артып китте. 120ләп эш урыны булдырылган, 2019 ел ахырына тагын 200дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.