Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Балык Бистәсе районыннан умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләгә ярдәм күрсәтә

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Узган ел «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмен алган 103 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелегендә эшлиләр, яшелчәләр үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Соңгы юнәлешне Балык Бистәсе районыннан Фәиз Миңнәхмәтов тә эшли. Аның 150 умарта оясына исәпләнгән проекты өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтте.

Миңнәхмәтовның бу юнәлешне сайлавы очраклы гына түгел, чөнки аның гаиләсе 20 еллап инде умартачылык белән шөгыльләнә. «Безнең умарта оялары урман куышлыгына урнаштырылга, анда кадәр пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү җәелдерелми. Бал кортларын шикәр белән тукландырмыйбыз. Безнең бал тулысынча натураль һәм югары сыйфатлы», — дип сөйли Фәиз, үз эшләре белән горурланып.

Узган ел һава шартлары аркасында бал бик күп булмады, хәтта даими клиентларыбызны да канәгатьләндерә алмадык. Миңнәхмәтовлардан бер мәртәбә бал сатып алучылар аларның даими клиентларын булып китәләр.

«Безнең эшнең чын кыйммәте — клиентларның безгә әйләнеп кайтулары. Керемгә караганда даими сатып алучыларның ихлас рәхмәтләре мөһимрәк безнең өчен».

Хәзер умарталарны язга әзерләү вакыты, алар бал кортларын үз районнарында ук сатып алалар. Миңнәхмәтовлар җылы җәйгә һәм мул бал уңышына өметләнәләр. Бал алырга бирегә Татарстан районнарыннан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә киләләр. Аларның планында — балны сату гына түгел, ә натураль татлы продуктны республиканың мәгариф оешмаларына да бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International