Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда һөнәр берлеге оешмасының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.
Республика һөнәр берлеге комитеты белгечләренең хисапларында һөнәр берлегендәге әгъзалык буенча статистика хисабына, һөнәр берлегенең 2019 елгы бюджеты үтәлешенә, кампаниянең күмәк шартнамәсе үтәлешенә тирән анализ ясалды. Предприятиеләрдәге финанс киеренкелекләренә карамастан, 2019 ел дәвамында социаль гарантияләрнең киметелмәве билгеләп үтелде. Күмәк шартнамәләр төзегәндә һөнәр берлекләре комитетлары хезмәткәрләр өчен җитди ташламалар, шул исәптән түләүле өстәмә яллар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның гаиләләрен савыктыруны финанслау, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала туганда өстәмә акчалата түләүләр, балаларны лагерьларга җибәрүне оештыру, пенсиягә киткәндә, шулай ук армиягә киткәндә бер мәртәбә түләүләр бирү мәсьәләләрен хәл итүгә ирештеләр. Уңай нәтиҗәләргә ирешүче предприятиеләр арасында «Майский»ТК» ҖЧҖ, «Чаллы бройлер» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» ААҖ, АО «Эссен Продакшн АГ», «Элита» ГПП» АҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДУ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ һ.б.лар бар.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә күмәк шартнамәләр төзү өчен 2019-2021 елларга Татарстан Республикасы АПК буенча Тармак килешүе, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Коллегиясенең һәм Республика һөнәр берлеге комитеты Президиумының «2019 елга күмәк шартнамәләр һәм килешүләр төзү турында» уртак карары нигез булып тора.
Утырышта шулай ук тармак хезмәткәрләренең хезмәт хаклары турында җентекле сйләшү булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә айлык уртача хезмәт хакы 16,7%ка арткан, әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы уртача республика күрсәткечләреннән шактый аерыла (2019 елда – 68,7%ны тәшкил итә). Башлангыч һөнәри оешмалары булган азык сәнәгате предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы уртача республика күрсәткеченнән 11,2% ка артыграк. Тармак буенча хезмәт хакы артканда, минималь хезмәт хакы МРОТ турында Республика килешүе исәбенә арта (2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторында 14 мең сум тәшкил итә). Шулай ук кайбер очракларда хезмәт хакы структурасында тариф өлеше кими. АПК буенча Тармак килешүендә бу күрсәткеч 70% тәшкил итә.
Утырыш барышында шулай ук тармак предприятиеләрендә хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту мәсьәләләре дә каралды. Язгы кыр эшләре һәм урып-җыю эшләре чорында эшләрнең торышын өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Һөнәр берлеге комитеты ел саен республика районнарына чыгуны оештыра.
«Тармак предприятиеләрендәге күп хокук бозулар күбрәк хезмәтне саклау буенча укулар һәм вакытында инструктаж уздырмау, хатын-кызларның хезмәтен кйөләү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен гарантияләр һәм компенсацияләрй, шулай ук 18 яше тулмаган затлар өчен хезмәт шартлары мәсьәләләренә кагылышлы иде. 2019 елда тармак предприятиеләрендә авыр нәтиҗәләргә китергән 18 җитештерү имгәнүе булды, бу 2018 елдагыга караганда 2 очракка күбрәк. Күпчелек очракларда бәхетсезлек очраклары хезмәткәрләрнең үз гаепләре белән була. Җәмәгатьчелек контроле системасында мөһим звено булган һәм хезмәтне саклау буенча вәкаләтле һөнәр берлекләре оешмаларына һөнәр берлеге контролен көчәйтергә, эшне активлаштырырга тәкъдим ителде. 2020 елга аларның саны 570 кеше булды», – диде Фәридә Гарифуллина.
Чара азагында һөнәр берлеге комитеты рәисе утырышта катнашучыларның игътибарын социаль партнерлыкны алга таба камилләштерү, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшырту буенча эш бирүчеләргә куелган таләпләрне арттыру, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакын арттыру зарурлыгына юнәлтте.