Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Чирмешән районының Иске Котыш авылыннан Шохиннар гаиләсе. 2016 елда алар мини-фермалар төзү программасы буенча 200 мең сум күләмендә грант алдылар. 2019 елда үз акчаларына бозау абзары төзеделәр.
Иске Котыш авылында яшәүче Шохиннар йортын печән өемнәре буенча да бик тиз табарга мөмкин булыр иде. Әзерләнгән 200 рулон печәннән бүгенгә яртысы калган. Фуражсыз күп сөт алып булмый. Алар аны көздән әзерләп калдыралар, быел да 30 тоннага кадәр сатып алганнар. Арыш, арпа һәм солыны ваклап чыгаралар. Пай җирләрендә күпьеллык үләннәр һәм чөгендер үсә.
«Мин Иске Котыш авылына Красная Полянадан килдем. Әти төзи башлаган йортны төзеп бетердек. Терлекләрне күп тотабыз, шуңа күрә ике атна саен көтүгә чыгарга туры килә иде. Хәзер бездә электр-көтүче бар, бик җайлы, – дип сөйли Вячеслав Шохин.
Хуҗалыкта 9 сыер, дуңгызлар һәм 20 баш эре мөгезле терлек бар. Фермада эшләү өчен үз техникалары бар: трактор, йөк автомобиле, тагылма агретлар, пресслау агрегаты һәм саву аппараты.
«Без фермерлык эшен башлавыбызга үкенмибез. Барлык эшне диярлек икәүләп башкарабыз. Улларыбыз гел булышып торалар. Даими керем чыганагы бар. Сөт сатудан килгән акчалар фураж сатып алырга җитә, – дип сөйли Надежда Шохина.
2019 елда Надежда һәм Вячеслав Шохиннар 26 тоннадан артык сөт сатканнар һәм шуның белән 500 мең акча эшләгәннәр. Һәркөнне алар уртача 70 килограмм сөт саталар.
«Сыерларга гадәти булмаган исемнәр бирәбез: Марта, Июнька, Июлька. Нинди айда тусалар, шул исемне бирәбез. Югыйсә, исемнәр сайлау җиңел түгел. Марта “алдынгылар” рәтендә. Һәркөнне уртача 12-13 килограмм сөт бирә, кышкы чор өчен начар түгел, – дип сөйли фермерның хатыны Надежда Шохина.