Авыл җирендә үз эшеңне ачып, үзеңне тулысынча тәэмин итә аласың

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Безнең язманың герое – Нурлат районында яшәүче һәм эшләүче Иркәнур Ганиева шулай дип саный. Ул ит һәм сөт терлекчелеге турында имеш-мимешләр буенча гына белми. Узган ел сөтчелек юнәлешенә 4 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды ул.

2019 елда «Агростартап» программасы буенча «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» илкүләм проекты кысаларында 103 мөрәҗәгать итүче грант алды.

«Терлекчелек белән без 2003 елдан бирле шөгыльләнәбез. Башта ул ит юнәлеше иде. Әмма итне сату елдан-ел кыенлаша башлады һәм без сөтчелеккә күчергә булдык», – диде безнең белән әңгәмәдә И.Ганиева.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы турында ишеткәч, аны җентекләп өйрәндек һәм программада катнашырга хәл иттек.

Бәхет безгә елмайды кебек. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безнең сөт терлекчелеге буенча проектыбызны раслады. Узган ел 10 баш сыер иде, хәзер Ганиевлар сыер абзарында 27 баш савым сыеры бар. Сөт сату белән проблема юк. Җирле «Восток» кооперативы фермерладан сөтне литрын 23 сумнан ала.

«Нигә сез бу чыгымлы да, авыр да эш белән шөгыльләнергә уйладыгыз?» дигән сорауга җавп биу кыска булды: «үзебезнең район яшьләре өчен үрнәк буласыбыз килә. Әмма алай гына да түгел. Бу эле башлангычы гына дип уйлыйбыз. Без моны булдыра алдык икән, калганнар да, дәүләт программаларында катнашып, үз бизнесларын үстерүгә акчалар ала алалар. Иң мөһиме – теләк булу».

Фермер сүзләренә караганда, документлар әзерләүдә кыенлыклар юк диярлек. Министрлыкның Компетенция үзәге консультация ярдәме күрсәтә. Белгечләр урыннарга чыгалар һәм бар нәрсәне җентекләп аңлаталар. Җирле хакимият тә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

«Грантлар кирәк һәм мөһим», – дип, дәвам итте Иркәнур Ганиева.

«Авыл җирендә үз эшеңне ачып, үзеңне тулысынча тәэмин итә аласың: торак белән дә, сыйфатлы имин продукция белән дә, шулай ук үзеңнең һәм балаларыңның киләчәге өчен дә борчылмыйсың. Шундый проектлар яшьләргә стимул бирә».

Дәүләт тарафыннан шундый ярдәм булып торганда, авыл яшәячәк, дип, ышанычлы рәвештә әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International