Татарстанда дуңгыз итенә бәяләр 10-15 %ка төште

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов дуңгызчылыкның ярдәмче тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, соңгы биш елда сую өчен тере үлчәмдә дуңгыз үстерү 32%ка артты. Төп үсеш сәнәгать секторы исәбенә ирешелде, 2019 елда аның өлеше 86,5% булды, дип билгеләп үтте.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда гыйнвар аенда 35 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелүе һәм аларны сатудан керемнең 3 млрд сум (102 %) булуын әйтеп узган иде. Артым күбрәк тә булган булыр иде. Әмма дуңгыз итенә бәяләр узган елга караганда уртача 13 сумга төште, ягъни 14%ка. Дуңгызчылыкны нәтиҗәле алып бару бары тик дуңгыз итен җитештерүне 1 ана дуңгызга кимендә 3 тоннага җиткергәндә генә мөмкин.

«2020 елның гыйнвар аенда республика буенча 8 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән инде (115 %). 2019 ел яңалыкларына килгәндә – «Феникс» ҖЧҖ 800 баш ана дуңгызга исәпләнгән заманча югары технологияле дуңгызчылык комплексының беренче чиратын файдалануга тапшырды. Проект елга 4 мең тонна дуңгыз ите җитештерүгә исәпләнгән. Предприятиедә бер үк вакытта комплексның 1600 баш ана дуңгызга исәпләнгән икенче чиратын төзү буенча эшләр башкарыла. Татарстанда бүген итнең үзкыйммәте 79 сум тәшкил итә. Сату бәясе килосы 104 сум тирәсе. Узган ел белән чагыштырганда 10-15 %ка арзанрак», – дип сөйләде Ленар Гарипов.

Киңәшмә барышында, югары үсеш темплары дуңгыз ите белән тулысынча тәэмин ителү мөмкинлеген бирде, хәзер инде аны чит илләргә һәм яңа базарларга чыгару турында уйларга кирәк, дип билгеләнеп үтелде. Чара йомгаклары буенча төбәкләр алдына эпизоотик иминлекне, экспорт куәтен арттыру һәм нәсел эшен үстерү буенча күрелә торган чараларның җитәрлекме-юкмы икәнен анализлау бурычы куелды. Анализлау нәтиҗәләре алга таба дуңгызчылык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләгәндә ведомство тарафыннан исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International