Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аграр яшьләр берләшмәсенең район һәм башлангыч оешмаларының «Авылны социаль проектлаштыру» социаль әһәмиятле проектларына республика грант конкурсына заявкалар алу башлануын хәбәр итә.
Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының район һәм башлангыч оешмалары чакырыла.
Конкурс 6 номинациядә үткәрелә: авыл яшьләренең граждани-хокукый белемен арттыру, авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу, һөнәри юнәлеш һәм үзбилгеләү, авылда эшкуарлыкны үстерү, социаль гаилә институтларын үстерү һәм авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.
Грант күләме 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр тәшкил итә. Заявка бирү өчен 2020 елның 10 мартына кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSeopTcw4GCHihdYB5OLrokHjWaiSwk3QomycX5sYp6njpBqNQ/viewform
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән Аграр яшьләр берләшмәсендә (843)221-75-97 телефоны аша танышырга мөмкин.