Зәй районында уңыш формуласы турында сөйләделәр

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашында һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, җир уңдырышлылыкка, нәтиҗәлелеккә эшләсен өчен технологик процессларны комбинацияләргә кирәк, диде. Бу бер үк вакытта бер техника белән 5 процесс башкаруны үз эченә ала:чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар, чәчү кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм чәчүлек җирен тигезләү.

Уңыш формуласы турында сөйләгәндә, Министрлык вәкиле аның төп 3 өлешенә игътибар юнәлтте:продуктив башаклар саны, башакта бөртекләр саны һәм орлыкларның массасы. Бу факторларның барысын да булдыру өчен чәчүлекләрне 4 мәртәбә эшкәртергә кирәк. Боларны үзйөрешле сиптергечләр ярдәмендә эшләгәндә нәтиҗә аеруча ачык күренәчәк, чөнки эш барышы автоматлаштырыла һәм кешенең сәламәтлегенә дә зыян килү куркынычы юк.

Үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген эретмә җайланмалары шактый арттыра, алар эретмә әзерләгәндә кулланыла торган суны йомшартырга, әчесен киметергә һәм суны җылытырга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - аларны 500 гектардан артык чәчүлек җире булган һәр хуҗалыкта булдыру.

Семинар барышында 2021 елга чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән түбәндәге өстенлекләр турында да әйтелде:

1.Технологик операцияләрне оптимальләштерү (берьюлы 5 эшне башкару);

2.Уңдырышлылыкны арттыру (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3.Үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру(эретмә җайланмаларын көйләү).

“Әлеге барлык чаралар Татарстанда уңдырышлылыкны күтәрергә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшчәлегенең нәтиҗәлелеген һәм табышын җитди арттырыга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Ачык һавада узган семинар эшендә республиканың берничә районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, белгечләр, фермерлар, предприятие җитәкчеләре, җитештерүчеләр һәм башка аграрийлар катнашты.

Чара төрле культураларның 400дән артык сортын һәм гибридларын сынау уза торган сорт сынау кишәрлегенә бару белән тәмамланды.

Алдагы семинар иртәгә Буа районында узачак. Барлык кызыксынучы затларны чарада катнашуга чакырабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International