Татарстанда Казан авыл хуҗалыгы машиналары (Казаньсельмаш) заводында үзйөрешле техника җыю буенча яңа цех ачылды

2020 елның 24 июле, җомга

Россия Федерациясендә үзйөрешле, тагылма һәм асылмалы сиптергечләр, су ташу һәм эретмә әзерләү машиналары, минераль һәм органик ашламалар сиптергечләре җитештерүче "Казансельмаш" (Казан авыл хуҗалыгы машиналары заводы) бер урында гына тормый һәм үз мөмкинлекләрен киңәйтә.

Бүген биредә 1500 квадрат метр мәйданлы яңа цех ачылды, анда үзйөрешле техника җыячаклар. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Росагролизинг» АҖ башлыгы Павел Косов һәм «Казансельмаш» ҖЧҖ генераль директоры Рәфис Мифтахов катнашты.

Яңа цех ярдәмендә “Казансельмаш” авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне арттыруны һәм яңа эш урыннары булдыруны планлаштыра.

Биредә кунакларга хәзерге вакытта Татарстан Республикасы хуҗалыкларында тест уза торган автопилотлаштыру системасындагы яңа эшләнмәләрне, шулай ук заманча яңа техника күрсәттеләр.

“Казансельмаш” компаниясе үсемлекләрне яклау техникасы җитештерә, Росагролизингның тәэмин итүчеләр исемлегенә керә һәм компания белән 2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Барлык хезмәттәшлек итү чорында Росагролизинг ил хуҗалыкларына «Казансельмаш»ның гомуми суммасы 900 миллион артык сумга 500 берәмлек техникасын җибәргән.

Павел Косов завод директорын җитештерүне киңәйтүләре белән котлады һәм алга таба да үзебезнең АПК комплексын үстерү файдасына нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

 

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта «Казансельмаш» компанияләр төркеме сиптергечләрне яхшырту белән шөгыльләнә һәм бөтен ил буенча дилерлар челтәрен киңәйтә. Атлас 730 параллель йөртү системасы һәм Bars-5 тигез сиптерү системасының уртак эше нәтиҗәсендә сиптергечләр югары җитештерүчәнлеккә ия һәм игеннәрне сыйфатлы эшкәртү өчен мөмкинлекләр  тудыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International