Татарстанда 30 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларның беренче уңышы җыелды

2020 елның 25 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңәшмәдә шулай  ук Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә,  1,8 млн. гектардан артык мәйданда   урып – җыю эшләрен   башкарырга  кирәк,  шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда - бөртекле һәм кузаклы культуралар.

Республикада 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште. Беренче 30 мең га мәйданда 120 мең тонна ашлык җыелган инде. Уртача уңдырышлылык - 40 ц / га.

 Азык катнашмаларыннан һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан азык әзерләү дәвам итә. Бүгенгә  2,8 млн.тонна  сенаж,   455 мең тонна печән  әзерләнгән, бер хайванга  шартлыча исәпләгәндә  20,4 ц азык берәмлеге тупланган, бу  ихтыяҗтан  68%  тәшкил итә.

Министр сүзләренә караганда, урып-җыю кампаниясен вакытында уздыру өчен барлык шартлар да бар. Эшкә  3,5 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк, шул исәптән 2 меңгә якын югары җитештерүчәнлекле  комбайннар; 1200 үзйөрешле һәм валкалы  чапкычлар,  4200 йөк машинасы.

Ашлык җыю комбайннарының күбесе югары җитештерүчәнлеккә ия, шул исәптән чит илнекеләр, алар  комбайннар паркының өчтән бер өлешен тәшкил итә.

 Марат Җәббаров комбайннар паркының  тузган булуы, аларның 64%ының амортизация срогы узган  булуы турында  хәбәр итте.    Ә комбайннар  паркы ел саен 2 - 3% ка гына яңартыла (норматив буенча 10-12% булырга  тиеш).

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре урып-җыю  эшләренә  өстәмә  рәвештә  республиканың һәм башка төбәкләрнең 200дән артык механикалаштырылган отрядларын  җәлеп итәләр.

"Өстәмә йөк машиналарын һәм комбайннарны җәлеп итү мәсьәләсен  алдан ук хәл итеп куярга,  килешүләрне вакытында төзергә кирәк. Республикада бөртеклеләрне җыю буенча 18 мехотряд хезмәт күрсәтә", - диде Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

 Барлык районнар оптималь режимга чыкканнан соң, ашлык  җыю  комбайннарының тәүлеклек  куәте, һава шартлары уңай булган очракта,     тәүлеккә  58 мең гектар ашлык суктырып,  бөртеклеләрне 30-35 көндә җыеп алырга мөмкинлек бирәчәк. Республика буенча бер ашлык  җыю комбайнына     йөкләнеш уртача 413 га туры  килә. 

Узган атнада республиканың барлык хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының әзерлек парады узды һәм әзерлек сыйфатына, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Урып-җыю    комплексын тикшерү  барышында шулай  ук мобиль ремонт бригадаларының әзерлеге, ындыр табакларының торышы, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы шартлары, хезмәт хакы һәм урып-җыю эшләрен  кызыксындыру чаралары бәяләнде.

Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай районнарында ашлык җыю комплексы аеруча  сыйфатлы   әзерләнгән.  

Шулай ук техниканы иң яхшы әзерләгән өчен Әлмәт һәм Лениногорск районнарында да район башлыкларының  призлары   тапшырылды. Моннан тыш, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм кайбер районнарда конкурс вакытында чәчү кампаниясе йомгаклары  буенча  механизаторларны бүләкләделәр.

- Без һәркөнне - барлык комбайннар паркының торышына, ә урып-җыю чорында   аларның куәтеннән  файдалануга мониторинг уздырабыз,  - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

- Хуҗалык җитәкчеләреннән, стандарт дымлылыкны  көтеп тормыйча,  урып-җыю эшләренә актив керешүегезне, шулай ук икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтеннән файдалануыгызны сорыйм. Алар яңа ашлык уңышын кабул итәргә әзер, - диде  министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International