Без Биектау районы умартачыларының иҗтимагый оешмасы рәисе Алмаз Шакиров һәм фермер Марат Бәхтияров белән бергә Б.А.Хәмдиев КФХсының карабодай кыры янында басып торабыз. Карабодай кыры күзләрне камаштырырлык итеп ап-ак чәчәккә күмелгән. Бу кыр яныннан узучы автобус һәм автомобильләрдәге пассажирларны гына түгел, ә җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтне югары бәяләүче күп санлы бал кортларын да үзенә җәлеп итә. Кыр өстендә бал кортлары безелди, алар бик актив эшлиләр, нектар җыялар - димәк, басуда тәртип: аларны биредә бик теләп каршы алалар.
- Без ике ел инде үзебезнең кырларында пестицидлар кулланмыйбыз, - ди Марат. - Органик продукция турында закон һәм сертификацияләү системасы кабул ителгәч, безнең хуҗалык экологик чиста продукция җитештерүгә юнәлеш алды. Чөнки мондый продукция кыйммәтрәк тә сатылачак бит.
Б.А. Хәмдиев КФХсының карабодай басуы шактый зур – ул 134 гектар тәшкил итә. Ышанычлы саклагыч булса, карабодай - табышлы культура, дип саныйлар фермерлар. Ә андый саклагыч КФХда бар, шуңа күрә фермерларның, ашлыкны ашыгып сатмыйча, табышлы конъюнктура көтеп алу мөмкинлеге бар. Бу культураны игүдә бал кортлары – яхшы ярдәмчеләр-серкәләндерүчеләр. Ә КФХ тагын сидерат сыйфатында баллы башка культура - клевер да үстерә.
.jpg)
- Бездә - Сая авылында гына да 300ләп умарта оясы бар, - дип сөйли Алмаз Шакиров. - Шулай булгач, мондагы умартачылар КФХ башлыгы Булат Хәмдиевка, аның уң кулы булган Марат Бәхтияровка безне аңлап эш итүләре өчен рәхмәтле. Шуны да әйтергә кирәк, Марат үзе дә буынна-буынга килгән умартачы, бал кортларын ничек сакларга икәнен яхшы белә.
Узган ел Россиянең күп төбәкләрендә бал кортлары пестицидлар белән агуланды. Мондый хәлләр Татарстанда да булды. Шуңа күрә барлык районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, прокуратура хезмәткәрләре, умартачылык оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмәләр узды.
- Безнең районда ике ватсап-төркем оештырылды: берсе - “Умартачы” - аңа хуҗалыкларның баш агрономнары, авыл җирлекләре башлыклары, конфликтлы хәлләрне җайга салу төркеме һәм умартачылар җәмгыяте рәисе керде. Умартачылар тагын үзләре «Медовик» ватсап-төркемен оештырдылар. Шушы ике канал буенча умартачыларга булачак химик эшкәртүләр турында, кулланыла торган препаратларның урыны, вакыты, куркынычлылык классы турында мәгълүмат бирелә, - дип сөйләде Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.