Югары темплар белән һәм югалтуларсыз: Әлки районы игенчеләре уңыш җыюга керештеләр

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Республикада урып-җыю эшләренең кызган чагы. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм файдалы урнаштыру бурычы тора.

Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖ игенчеләре урып-җыюга 21 июльдә керештеләр. Басуларда 28 югары җитештерүчәнлекле, куәтле Акрос, Нью-Холланд, Некрос, Торум маркалы комбайннар эшли.

Биредә 9900 га мәйданда көзге бодайны җыеп аласы бар, уңыш бер гектардан 60,1 центнер чыга. Бүгенге көнгә аграрийлар 2500 тонна ашлык суктырдылар.

"Предприятие хезмәткәрләренең кәефе күтәренке. Урып-җыю яхшы бара, техника эшли, кешеләрнең эшләргә теләге бар. Механизаторларның күбесе яшьләр, шуңа күрә укулар оештырабыз. Урып-җыю вакытында барлык комбайнчылар да өч тапкыр бушлай кайнар ризык белән тукландырыла», - ди хуҗалыкның баш агрономы Юрий Льдинов.

Җыелган уңышны 14 КамАЗ “Хузангай” элеваторына ташый. Бу куәтле комплекс берничә ел элек Франциядә сатып алынган. Нормаль дымлылык булганда, киптерү җиһазлары тәүлек эчендә 2500 тонна ашлык уздырырга сәләтле.

-Эш шартлары яхшы, - диләр механизаторлар. Комбайннар тулысынча автоматлаштырылган, кабинада бик уңай:тузан да юк, тавыш та ишетелми.

-Быелгы уңыш начар түгел, көзге бодай яхшы үскән. Иң мөһиме, уңышны югалтуларсыз җыеп алу, һәм бу хәзер күбрәк табигать шартларына бәйле, үз сюрпризларын гына күрсәтмәсен ул, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Һадиев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Әлки районы хуҗалыкларында 4 698 гектар мәйданда ашлык җыелган, 21 201 тонна ашлык суктырылган, уңыш гектардан уртача 41,5 центнер тәшкил итә. Яхшы кәеф һәм эшнең эйбәт оештырылуы буенча фикер йөрткәндә, район хуҗалыклары урып-җыюны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз төгәлләячәкләр.

 

Белешмә өчен:

«Хузангай» җәмгыяте – республиканың игенчелек һәм терлекчелек белән уңышлы шөгыльләнүче эре аграр компанияләренең берсе. Дүрт районда җәмгыятьнең 50 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Берләшмәнең төп принцибы - кырлардан, терлекчелектән алынган уңышны эшкәрткәннән соң соң гына кибетләргә җибәрү.

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International