Кыр хәбәрләре: Чүпрәле районы комбайнчылары кырларга чыктылар

2020 елның 24 июле, җомга

- Җиңел кулдан «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы аграрийлары районда беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр. Хуҗалык кырларында 76 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Бер комбайнга эш 530 гектар туры  килә. Алардан   соң ук басуга  “Чынлы”  җәмгыяте комбайнчылары һәм фермер хуҗалыклары чыкты, - ди Чүпрәле районының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Тәлгать Халитов.

 "Яз башында без туфракны вакытында эшкәртеп, чәчүне  вакытында  башкардык.   Барлык техника  П.В. Дементьев исемендәге агрофирманыкы иде, читтән   бер  трактор да булмады. Егетләр  бик тырыш булып чыктылар. Шуның аркасында язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә төгәлли алдык. Нәтиҗә күренеп тора. Бүгенге көндә көзге бодай һәм арпаның уңышы гектардан уртача утыз биш центнер чыга. Комбайнчыларның, шоферларның кәефе күтәренке», - ди кырчылык буенча белгеч Фәнис Мөдәррисов.

«Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы суктырган ашлыкны турыдан-туры Борындык элеваторына җибәрә. Биредә урып-җыю эшләренең иң кызган чагы. Техника көн саен элеваторга 3-4 рейс ясый һәм 25әр тонна ашлык китерә.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә республикада 21665 га  мәйданда  уңыш җыеп алынган, Чүпрәле районы хуҗалыклары кырларында 1063 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынган, кабул итү пунктларына һәм ашлыксаклагычларга 1872 тонна ашлык озатылган. Чүпрәле районы аграрийларына урак чорында 38000 гектарга якын мәйданда   бөртекле культуралар  җыеп аласы бар, шуның 8000 гектары - көзге бодай, 29000 гектары - сабан культуралары, шул исәптән 15000 гектары - сабан бодае, 10000 гектардан артыгы - арпа, 1000 гектары - солы һәм 1432 гектары - борчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International