Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Болгар үрдәк казылыгын төбәк брендларының “Россия тәмнәре” беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте. Аны "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитештерә.
26 ноябрьдә Кукмара районының «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ каршында Кукмарада җитештерелгән җайланмалар нигезендә корылган азык әзерләү үзәге эшли башлады. Аның куәте - сәгатькә 12-15 тонна азык җитештерерлек.
«Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Алабуга прәнниген тәкъдим итте.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, хокук бозуларны профилактикалау һәм халык арасында коррупциягә каршы культура булдыру мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, Министрлыкта «Авыл хуҗалыгында һәм эшкауарлыкта коррупция хәтәрлекләре» темасына дискуссия клубы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Кукмара Балы»ын тәкъдим итте. Продукт "Безнең авылдан" номинациясендә бирелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.
«Россия тәмнәре» конкурсында халык тавыш бирүнең беренче атнасында илебез халкы үзләренең яраткан төбәк туклану продуктлары брендлары өчен 500 меңнән артык тавыш биргән инде.
Бу хакта Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең сигезенче утырышы барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татарча какланган үрдәк ите»н тәкъдим итте. Аны "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында җитештерәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 25 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында 1С системасында эшләүгә һәм предприятиедә исәпкә алу проблемаларын хәл итүгә багышланган панель дискуссия узачак. Очрашу спикерлары - "РИВЦ" АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, 1С әйдәүче белгече Илнар Гыйльметдинов, 1С башкарма директоры Адептис Илья Лихачев һәм техник директор Евгений Белимов.