Кукмара районында азык әзерләү үзәге эшли башлады

2020 елның 27 ноябре, җомга

 

26 ноябрьдә Кукмара районының «Әсәнбаш Агро» ҖЧҖ каршында Кукмарада җитештерелгән җайланмалар нигезендә корылган азык әзерләү үзәге эшли башлады. Аның куәте - сәгатькә 12-15 тонна азык җитештерерлек.

Азык үзәген төзү агымдагы елның җәендә башланды. Катнаштырылган азыклардан 5-6 төрдәге рацион әзерләнә. Алар арасында – савым сыерлары, буаз сыерлар, сөт ташлаткан сыерлар өчен һәм яшь  терлекләр, симертелә торган мөгезле эре терлекләр өчен рационнар. 30 куб метр күләмле миксер Кукмара районының "Домострой" ҖЧҖендә әзерләнгән, моннан тыш, терлекләрне тукландыру җирле белгечләр тарафыннан "РЕВАГРО" программачыл тәэмин итү эшләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Әсәнбаш Агро» хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 4530 баш тәшкил итә, шул исәптән 1510 сыер. Биредә һәркөнне 31 тоннадан артык сөт савыла, көнгә бер сыер 20,5 килограмм сөт бирә.

Савымны 3 килограммга һәм аннан да күбрәккә арттыру планлаштырыла. Фермада терлек азыгы җитештерүне гамәлгә кертү барлык мөгезле эре терлекләрне туклыклы рацион белән тәэмин итәргә һәм савымны шактый арттырырга ярдәм итәчәк. Заманча җайланма ярдәмендә һәр терлеккә индивидуаль, туклыклы, күп компонентлы азыкны бер оператор әзерли алачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International