РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Россия тәмнәре” конкурсының финалистлар санын арттырырга булды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

«Россия тәмнәре» конкурсында халык тавыш бирүнең беренче атнасында илебез халкы үзләренең яраткан төбәк туклану продуктлары брендлары өчен 500 меңнән артык тавыш биргән инде.

Татарстанның популяр брендлары бишлегенә бүгенге көндә Татар балы, Кукмара балы, Лаеш чәк-чәге, Әгерҗе лимонады һәм Татар талкыш кәләвәсе керә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, яраткан продукт өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин, дип искәртә.

Конкурс белән кызыксынуның артуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Безне сайлыйлар» номинациясендә финалга чыгучылар санын өчкә кадәр арттыру турында карар кабул ителде. ВкусыРоссии.рф. сайтында 2 декабрьгә кадәр үзең яраткан продуктка тавыш бирергә мөмкин.

Гомумән алганда, конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп заявка килгән. Барлык брендлар да Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган масштаблы ярдәм һәм үсеш программасында катнашалар. Ул кулланучыларны илнең төрле төбәкләреннән уникаль азык-төлек продуктлары белән якыннанрак таныштырырга мөмкинлек бирәчәк, бу кече агробизнесны, гастрономия туризмын һәм авыл территорияләрен үстерүгә этәргеч бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International