“Россия тәмнәре” конкурсында татарча какланган үрдәк ите өчен тавыш бирергә мөмкин

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татарча какланган үрдәк ите»н тәкъдим итте. Аны "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында җитештерәләр.

Татар ризыклары арасында танылган «Каклаган үрдәк» аерым урын алып тора. Ул хаклы рәвештә милли бәйрәм өстәленең патшабикәсе булып санала.

Үрдәкнең чи килеш какланган түш ите хуш исле, тәмле булуы белән, текстурасы белән дә үзенә җәлеп итә. Каклау өчен үрдәкнең сөяктән кул белән аерып алынган иң йомшак ите кулланыла.

Үрдәкләрне фермерлар, гормональ препаратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланмыйча, Татарстан Республикасының экологик чиста районнарында натураль бөртекле ашлык ашатып үстерәләр.

Үзенчәлекле традицион рецепт буенча һәм заманча технологияләр кулланып какланган үрдәк ите киптерелгән итнең барлык файдалы үзенчәлекләренә ия:анда барлык төр протеиннар, витаминнар һәм микроэлементлар күп, һәм, иң мөһиме - ул тулысынча хәләл продукт традицияләренә туры килә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылуын искә төшерә. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International