Татарстан Болгар үрдәк казылыгы “Россия тәмнәре” конкурсына тәкъдим ителде

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Болгар үрдәк казылыгын төбәк брендларының “Россия тәмнәре” беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте. Аны "Кәүсәр" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитештерә.

Болгар казылыгы – чи үрдәк итеннән кулдан эшләнеп какланган казылык. Гаҗәеп һәм гадәти булмаган тәмләткечләр белән бергә үзенчәлекле тәмгә ия булуы аркасында ул кош итеннән иң тәмле деликатeсларның берсе булып санала.

Үрдәк казылыгы – үрдәкнең кисәкләргә бүленгән түш ите тәмләткечләр белән бергә кул белән тышчага тутырыла һәм традицион фирма рецепты буенча 45 тәүлек буена өлгерә.

Татарстан Болгар үрдәк казылыгын җитештерү 2011 елда башланган һәм ул Хәләл традицияләргә нигезләнеп әзерләнә. Продукция сувенир төргәкләрдә дә чыгарыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылды. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International