Бал яратучылар “Россия тәмнәре” конкурсында «Кукмара Балы»на җиңү яулау өчен булыша алалар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Кукмара Балы»ын тәкъдим итте. Продукт "Безнең авылдан" номинациясендә бирелде.

Кукмара Балы - 1957 елдан бирле дәвам итә торган өч буын нәсел умартачылык эшчәнлегенең продукты.

Бал, нинди үсемлектән җыелуына бәйле рәвештә, төрле төстә була(чәчәк, юкә, карабодай балы). Продукт бер төстән икенче төскә җиңелчә күчеш төсмерен озак саклый - бу чын бал билгесе. Балның тәме дә, җыелу сезонына карап, төрле тәмдә була һәм хуш ислелеге дә шуңа бәйле.

Бал дәвалау үзлекләренә ия:бактерияләргә, гөмбәчекләргә һәм вируска каршы тору үзенчәлегенә ия. Нәкъ менә шуңа күрә ул халык медицинасында киң кулланыла.

Продукт куллану өчен уңайлы савытларда, шул исәптән стик-пакетларда да чыгарыла. Балны 10 граммлы порцияләрдә сатуга чыгару - бөтен ил буенча, шулай ук республикада да беренче мисалларның берсе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылды. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International