Алабуга прәннигы “Россия тәмнәре” конкурсына тәкъдим ителде

2020 елның 27 ноябре, җомга

«Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Алабуга прәнниген тәкъдим итте.

Алабугада прәнник эше тарихы 19 нчы гасыр белән билгеләнә. Ул вакытта Алабуга шәһәрендә якынча җиде прәнникчы булган. Прәнникләр төрле силуэтлар рәвешендә яссы итеп пешерелгән яки аларда караңгы төстәге камырдан яссы силуэт ясалган һәм аның өстенә төсле шикәр белән капланган фигурка куелган. Алабуга прәннигының тарихы рәсми рәвештә 1949 елдан башлана.

Бу татлы ризык җиләк-җимеш эчлеге белән пешерелгән, аңа хуш исле сироп сеңдерелгән һәм өсте шоколадлы глазурь белән капланган. Прәнниктан бал тәме һәм хуш исле дарчин исе килеп тора. Прәнник югары сортлы оннан прәнник такталары һәм табигый майлар кулланып әзерләнгән.

Прәнникка салынган җиләк-җимеш эчлеге кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә, кан әйләнешен яхшырта һәм мускул системасының нормаль эшләвен тәэмин итә. Прәнникләр составына керә торган дарчинның дәвалау үзлекләреннән хәтта борынгы Кытай дәвалаучы файдаланган, алар аны күп авырулардан саклану өчен тәкъдим итә торган булганнар. Ә бал исе белән бергә кушылып, аның организмга уңай тәэсире көчәя генә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылды. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International