Татарстанда Белоруссиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ зур

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең сигезенче утырышы барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов хәбәр итте.

Ул Белоруссиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын Татарстан агросәнәгать комплексы өчен кайтару турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта Татарстан трактор паркының 61%ы Минск трактор заводы техникасыннан тора. Белоруссия авыл хуҗалыгы техникасының төп өлешен тракторлар, ашлык җыю һәм азык җыю техникасы, пресслу-җыю техникасы тәшкил итә, аларга ихтыяҗ кимеми», — диде Тәлгать Таһирҗанов.

Ул шулай ук агымдагы елда республика аграрийлары тарафыннан «Беларус» маркалы 211 трактор, шул исәптән егәрлеге 303 ат көчендә булган куәтле 1 «Беларус-3022ДЦ» тракторы, 13 ашлык җыю комбайны һәм 8 «Полесье» азык җыю комбайны сатып алынганы турында хәбәр итте.

Төрле модельдә «Беларус» тракторларын җыю һәм җитештерү буенча “МТЗ-Татарстан” ТПК” ҖЧҖ мәйданчыгы булу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең техника белән кызыксынуларын һәм аннан файдалануны тагын да арттыра, дип өстәде Тәлгать Таһирҗанов.

Сәүдә-җитештерү компаниясе һәм Белоруссиядә җитештерелгән техника белән тәэмин итүчеләр төбәк чараларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Йомгаклау коллегиясе кысаларында ел саен үткәрелә торган күргәзмәләрдә, Кыр көнендә Минск трактор заводы тракторларының һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарының бөтен линейкасы экспозициясендә актив катнашалар.

“МТЗ-Татарстан” ТПК” ҖЧҖ, «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) һөнәри осталык чемпионатларына техника биреп, республикага һәрдаим ярдәм итеп тора, шуның аркасында безнең катнашучылар, алдынгы урыннарны яулап, чемпионатларда уңышлы чыгышлар ясыйлар. Шулай ук предприятие тарафыннан Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты каршында уку-укыту классы булдырылды һәм җиһазландырылды”, - дип тәмамлады сүзен Тәлгать Таһирҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International