Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, хокук бозуларны профилактикалау һәм халык арасында коррупциягә каршы культура булдыру мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, Министрлыкта «Авыл хуҗалыгында һәм эшкауарлыкта коррупция хәтәрлекләре» темасына дискуссия клубы утырышы узды.
Чарада Татарстан дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре һәм экология өлкәсендә хокук бозу темасына битараф булмаган активистлар катнашты. Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында дискуссиягә муниципаль берәмлекләр дә:Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларының коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләренә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре кертелгән җаваплы хезмәткәрләре кушылды.
Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибъгатуллин, Татарстан бизнес-омбудсмены иҗтимагый кабул итү җитәкчесе урынбасары Никита Валиков, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, шулай ук студентлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Дискуссия барышында Идарәнең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте, икътисадның якланмаган өлкәләрендә коррупциягә каршы тору эшчәнлеге, коррупция хәтәрлеге барлыкка килү сәбәпләрен һәм шартларын киметү турында сөйләде.
Идарә вәкиле авыл хуҗалыгы өлкәсендә авылда фермерлык эшчәнлегенә грант ярдәме алуга бәйле коррупцион хәтәрлекләрнең булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков коррупция хәтәрлекләрен һәм хокук бозуларны киметү максатларында Министрлык тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшү өчен аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге бюджет акчаларыннан законлы, максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшереп тору, субсидияләрдән файдалануны контрольдә тоту кебек чаралар башкара. Коррупциягә каршы эш кысаларында ведомствоара актив хезмәттәшлек алып барыла, шул исәптән хокук саклау органнары белән дә. Министрлык ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләрен һәм Татарстан Республикасы АПК оешмалары хезмәткәрләрен коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча укыту процессында актив катнаша.
Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте һәм студентлар берләшмәсе вәкилләре яшь фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларына һәм торак мәсьәләләренә игътибар бирде.