Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән йөздән артык яңа эш башлаучы фермер Яшь фермер мәктәбендә укулар уздылар. Укулар «Агрополия» платформасында оештырылды һәм бүген тәмамланды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс игълан итә, ул Министрлыкның рәсми аккаунтында @minselkhozprod_rt үткәрелә.
Узган атнада Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» белгечләре «Кооператив бизнесын генерацияләү һәм аңа дәүләт ярдәме» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары оештырдылар. Чарада кече хуҗалыклар вәкилләре онлайн форматта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбен алып бару нигезләренә, шулай ук «Агростартап», «Гаилә фермалары» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары» программаларында катнашу өчен грант заявкаларын рәсмиләштерү һәм бирү процедураларына өйрәнделәр.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган ярминкәләрдә «Майский» теплица комбинатының ябык типтагы грунт яшелчәләре белән фирма фургоны тормаган бер генә мәйданчык та юк. Аның янында һәрвакыт чират, ыгы-зыгы булыр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан прәнниге "Россия тәмнәре" төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим ителде.
Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас һәм Зеленодольск районнарыннан китерелгән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Болгар кухнясының борынгы ризыгын тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.
Татарстан блогерлары «Татар малай» һәм «Кызык-Мызык» татарстанлыларны “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясе өчен тавыш бирергә өндиләр.