Марат Җәббаров дәүләт ветеринария хезмәте органнарына һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы буенча идарәсенә республиканың эпизоотик иминлеген тикшереп торуны көчәйтергә кушты

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары буенча йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан Россиянең иң эре терлекчелек төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте (978 мең баштан артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 336 мең сыер, шулай ук 489 мең баш дуңгыз, 316 мең баш сарык һәм кәҗә, 18 млн.башка якын  кош-корт). Россиянең 2,2% чәчүлек җирләрен биләп, республика 6% сөт һәм 3,3 % ит җитештерә.

 Татарстан терлекчелек продукциясе чималын җитештерү буенча гына түгел, ә тирән эшкәртү продукциясен, органик һәм экологик имин азык-төлек продуктларын җитештерү буенча да әйдәп баручы булырлыр зур куәткә ия.

 2020 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика территориясенә хайваннар һәм кеше өчен куркыныч булган чирләр үтеп керү һәм таралу куркынычы аграрийларда, фермерларда һәм алдынгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе булып тора. Ветеринария берләшмәсе һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе республика чигенә хайваннарда була торган йогышлы авырулар үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча шактый эш башкаралар. Шуңа да карамастан, бүген Татарстанда кош гриппы нәтиҗәсендә АПКга шактый зур икътисадый зыян салынган, Татарстанда бүген кыргый кабаннар арасында АЧС вирусы таралып килә.

Эпизоотик хәлнең катлаулануы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан күрелә торган профилактика һәм биологик яклау чараларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында сөйли.

 “Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт ветеринария хезмәте органнарына һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы  идарәсенә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авырулары (Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, нодуляр дерматит һәм башка аеруча куркыныч һәм карантинлы инфекцияләр) буенча Татарстан Республикасының эпизоотик иминлеген тикшереп торуны көчәйтергә, республика территориясендә хайваннарның аеруча куркыныч һәм икътисадый яктан әһәмиятле авырулары буенча эпизоотик вәзгыятьне тотрыклыландыруны тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк”, - дигән бурыч куйды Марат Җәббаров.

Эре мөгезле терлекләрнең лейкоз белән авыру мәсьәләсе дә кискен тора. 2020 ел нәтиҗәләре буенча мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусы белән йогышлануы 8,7% тәшкил итте. Бу күрсәткечне ел саен 3%ка киметүне тәэмин итү бурычы куела. Үз нотыгында Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда бу күрсәткеч нульгә диярлек калган, болар: Балтач (0,03%), Әтнә (0,1%), Саба (0,1%), Теләче (0,2%), Кукмара (0,5%) районнары. Шул ук вакытта алар терлекләрнең баш санын арттыруны да тәэмин иттеләр. Муниципаль район җитәкчеләре лейкоз вәзгыятен контрольдә тотмый торган мисаллар да бар. Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр саны кими, ә терлекләрнең йогышлану дәрәҗәсе бик югары.

 Министр дәүләт ветеринария хезмәте органнарының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең һәм муниципаль районнарның башкарма комитетларының бергәләп җайга салынган гамәлләре генә терлекләрнең лейкоз белән авыруын киметергә мөмкинлек бирәчәгенә игътибар юнәлтте.

Хайваннар һәм кош-кортлар арасында йогышлы авыруларның таралуын булдырмау, шулай ук чыганакларны һәм аларның таралу юлларын ачыклау максатыннан, республика территориясендә хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча эш башланды. Бүгенге көндә республикада терлекләрне исәпкә алу программасы буенча 18,5 мең баш мөгезле эре терлек (барлык терлекнең 3%ы) теркәлгән. 2021 елга республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында барлык мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү бурычы куелды.

 Марат Җәббаров шулай ук сатылган сөт өчен субсидиягә түбәндәге 8 төп сайлап алу критерие буенча дифференциацияләнгән коэффициентлар (уртача ставканың 10%ы) кертеләчәк, дип белдерде:

- яшь терлекләрнең сакланышы;

- хуҗалыкның лейкоз буенча иминлеге;

- сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру;

- сенаж һәм силос траншеялары паспортлары булу һәм терлек азыгын лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча балансланган рационнар төзү;

 - авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү;

- терлекләр белән эш итү һәм аларны ашату белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү;

- зооветеринария белгечләре белән комплектланыш.

Әлеге критерийларны 2021 елда үтәү нәтиҗәләре буенча субсидия алучы киләсе елдан өстәмә рәвештә финанс ярдәме алачак.

 Шуңа күрә агымдагы ел күчмә этап булып тора һәм ел дәвамында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ветеринария кагыйдәләре нигезендә эре мөгезле терлекләрне тоту таләпләрен һәм әлеге критерийларны үтәү буенча чараларны гамәлгә ашырырга кирәк. 2021 елда республика сыйфатлы һәм имин терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алдынгы позицияләрен ныгытырга тиеш.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы Идарәсе эшенә килгәндә, министр фитосанитар күзәтчелекне көчәйтергә һәм, районнар белән берлектә, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү, аларны инвесторларга һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә тапшыру өлешендә эшне дәвам итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International