Татарстанның фермер хәрәкәтенә 30 ел

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасында фермер хәрәкәтенең утыз еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Россия Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, фермерлар, Татарстанның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Чараны Камияр Байтемиров ачты. Үзенең нотыгында ул түбәндәге төп өч максатны үз эченә алган тотрыклы авыл хуҗалыгы концепциясенең мөһимлеге турында билгеләп үтте:

*Сәламәт табигый мохитне саклау;

*Фермер хуҗалыкларының табышлы булуына ирешү;

*Җәмгыятьтә социаль һәм икътисадый гаделлек принципларын урнаштыру;

Конференция барышында «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесе һәм Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Аннары нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, фермер хәрәкәте Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән башланып  китә, фермерларга җир кишәрлекләре бүлеп бирелә, аларны үстерү буенча барлык проблемалар һәм бурычлар оператив рәвештә хәл ителеп килә.

“1991 елда 11,5 мең гектар җир мәйданы белән беренче 254 фермер хуҗалыгы булдырылды. Фермерлар саны бүген 4 меңгә якын, аларга 370,4 мең га җир беркетелгән, фермерның уртача җир кишәрлеге утыз ел эчендә 45 гектардан 100 гектарга кадәр артты, 2020 елда фермерлар 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык белән бергә 130 млрд. сумлык (республика күләменнән 53%) авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары - 25 млрд.сумлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар - 110 млрд. сумлык. 2020 ел йомгакларыннан күренгәнчә, алар 1300 мең тонна ашлык, 155 мең тонна шикәр чөгендере, 1346 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә җитештерделәр. Фермер хуҗалыкларында 104,9 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 36,9 мең сыер, 10 мең баш ат, 40 мең баш сарык һәм кәҗә, 2,1 млн кош-корт. Ел йомгаклары буенча фермерлар иң зур җитештерү индексын күрсәттеләр һәм ул 10%ка җитте», — диде Ришат Хәбипов.

Ул шуны да өстәп әйтте, продукцияне һәм аның эшләнмәләрен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары аша сату мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар бирелә, бу эшне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2018 елда төзелгән «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә уздыра.

Бүген 302 кооператив бар. Эшләүче иң күп кооперативлар Кукмара, Саба, Арча, Лаеш, Мамадыш районнарында. 2020 елда авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә рәвештә 2728 яңа әгъза җәлеп ителгән, шуның белән илкүләм проект буенча әгъзалар җәлеп итү күрсәткече арттырып үтәлгән (2680 берәмлек). Кооперациягә җәлеп ителүчеләрнең гомуми саны 7 меңнән артып киткән, акчалата табыш узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр - 1,8 млрд. сумнан 4,6 млрд. сумга кадәр арткан.

Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотников үз чыгышында Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүнең күп юнәлешләре буенча алдынгы урыннарны алып торуын билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге иң кечкенә гаилә фермаларына да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур игътибар бирә.

«Татарстан фермерларының республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше барыбызны да рухландыра, ярдәм итүнең яңа нәтиҗәле механизмнарын табарга мөмкинлек бирә. Республика фермерларының кооперативларга берләшүе бик  әйбәт.  Бу иң уңышлы юнәлешләрнең берсе. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыклар региональ бюджеттан ярдәм алалар, алар авыл территориясендә мөһим уенчылар булып торалар», — дип ассызыклады Плотников.

Татарстанның авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре дә үз эш тәҗрибәләре һәм нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Азнакай районының «Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәмис Сәхапов 2017 ел ахырында төзелгән кооперативның район фермерларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга алар тапшырган һәр литр сөт өчен 3 сумга күбрәк акча алырга мөмкинлек бирүен әйтте. Кооператив эшкәртелмәгән сөт җыю, аны суыту, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә. Кооператив 110 пайчыны - 83 шәхси ярдәмче хуҗалыкны һәм 27 крестьян-фермер хуҗалыгын берләштерә. Авыл хуҗалыгы кооперативы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән сөт эшкәртү цехы төзегән, чимал кабул итү һәм сыйфат контроле өчен җиһазлар сатып алып урнаштырган. Кооперативта 3 сөт ташучы, ике суыткыч - 5 һәм 10 тонналык, боз генераторы бар. Шулай ук аның үз лабораториясе, бухгалтериясе эшли. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы терлекчелектә алдынгы цифрлы технологияләр кертүне планлаштыра. Рәмис Сәхапов, аларны гамәлгә кертү сөт җитештерү күләмнәрен, сыерларның продуктивлыгын һәм санын арттырырга, шулай ук сөт сатудан кергән акчалата табышны арттырырга ярдәм итәчәк, дип, ышанып әйтә. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы кооперативы тәүлеккә 10 тоннага кадәр сөт сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International