Фермер мәктәбендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында катнашу һәм уңышлы бизнес башлап җибәрү өчен оптималь бизнес-план төзергә ярдәм итәчәкләр

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Фермер мәктәбе» уку-укыту проектына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова катнашты.

"Фермерларга Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең яртысы туры килә һәм сөт, ит җитештерү, терлекләр санын арттыру буенча иң тотрыклы динамиканы күрсәтәләр", - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов. «Фермер мәктәбе» программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Ләлә Кудермәтова, Фермер мәктәбендә укулар 24 февральдә Казан аграр университеты базасында «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» программасы буенча башланачак, дип әйтте. «Фермер мәктәбе» проектына йомгак ясап, катнашучылар уку вакытында әзерләгән бизнес-планнарын яклыйачаклар. Укулар барышында проектта катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» грант конкурсында катнашу өчен документлар әзерләячәкләр.

 "Теоретик һәм практик укуларны уңышлы тәмамлаучылар һәм «Агростартап» программасы буенча грант отучылар үз эшләрен башлап җибәрү өчен өстәмә рәвештә Россельхозбанкның «Фермер бул» махсус кредит продуктын 5%ка кадәр ташламалы ставка буенча алырга мөмкин (кредитның максималь суммасы – 9 млн сум, кредит 10 елга кадәр бирелә, залог буларак, Проект гамәлгә ашырыла торган җир кишәрлеге, сатып алына торган җайланмалар/техника, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм төзелеш объектлары күрсәтелә)», – дип сөйләде Ләлә Кудермәтова.

 Ул билгеләп үткәнчә, дәресләрдә катнашучылар фермер хуҗалыгын алып бару нигезләрен өйрәнәчәкләр, беркетелгән юнәлешләр буенча практик күнекмәләр алачаклар. Практика дәресләре дүрт мәйданчыкта уза:

 “Ит һәм сөт терлекчелеге” юнәлеше буенча:

  • Зарипов Г.Б. ГКФХ ИП, Лаеш районы
  • Латыйпова М. М. ГКФХ ИП, Биектау районы
  • «Олы Елга» СПК, Балык Бистәсе районы.

 “Кошчылык” юнәлеше буенча:

  • «Кәүсәр» АХҖК Лаеш районы
  • Лотфуллина К.М. ГКФХ ИП, Зеленодольск районы.

«Программа «Сөт-ит терлекчелеге», «Кошчылык» юнәлешләре буенча 252 сәгатьне үз эченә ала. Укучыларга укытуның ике варианты тәкъдим ителәчәк — көндезге һәм дистанцион. Укуларны уңышлы узучылар барысы да дәүләт үрнәгендәге диплом алачак. Уку вакыты - 2 ай», - дип аңлатты Айрат Вәлиев.

Исегезгә төшерәбез, конкурс сайлап алуында катнашу өчен 27 гыйнварга кадәр "Сөт-ит терлекчелеге" яки "Кошчылык" юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм тутырылган гариза белән бергә электрон почтага: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә кирәк. Фермер мәктәбе турында Министрлыкның бердәм кайнар линия телефоны: 8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International