Бүген Кукмара районының “Вахитов” ис. АХҖК терлекчеләре тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген уздылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Хуҗалык хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген уздылар.

Бу күрсәткечкә продуктивлыкны арттыру һәм савымны бер сыерга 11 150 килограммга җиткерү, шулай ук сыерлар санын 290 башка җиткерү исәбенә ирешелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 25 гыйнварга республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3767,1 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 179,2 тоннага (105%ка) күбрәк.

“Бу күрсәткеч буенча Әтнә районы алда бара, биредә 25 гыйнварга тәүлеклек тулаем савым 274,8 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 5%ка күбрәк”, – дип, ачыклык кертте Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин. Аның сүзләренә караганда, икенче урында Мамадыш районы – 175,5 тонна (үсеш - 11%), өченче урында – Саба районы – 225 тонна (үсеш - 14%).

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сөт сату күләмнәре буенча лидер. Ведомствоның агымдагы елның 11 гыйнварына булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, илнең авыл хуҗалыгы оешмалары тәүлеккә 49,89 мең тонна сөт саткан, бу узган ел белән чагыштырганда 4,9%ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International