Марат Җәббаров Курск һәм Воронеж өлкәләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшен өйрәнде

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Курск һәм Воронеж өлкәләрендә «Эконива» җитештерү объектларында эшлекле визит белән булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.

"Защитное" хуҗалыгында (Курск өлкәсе) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация орлыкчылык җитештерү үзәгендә булды. Биредә лабораторияне карадылар, җитештерү линияләренең эшен өйрәнделәр һәм әзер продукция складларында булдылар.

 - «ЭкоНива» эшчәнлеге бездә зур кызыксыну уята, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. - Күптән инде барысын да үз күзләребез белән күрергә, тәҗрибә уртаклашырга теләдек. Селекция-орлыкчылык юнәлеше аеруча кызыклы. Республикада без селекция-орлыкчылык үзәге булдыруны планлаштырабыз. «ЭкоНива»ның өйрәнерлек нәрсәләре барлыгын беләбез.

 «Защитный» хуҗалыгының техник мөмкинлекләре елына 140 000 тоннага кадәр орлык җитештерергә мөмкинлек бирә. Саклауга бер үк вакытта 100 000 тонна орлык салып була. Тәүлеккә 500 тоннага кадәр орлыкны сортларга аеру мөмкинлеге бар, төрле линияләргә бер үк вакытта җиде төрле сорт салынырга мөмкин. Селекция-орлыкчылык хуҗалыгында тәүлеккә 700дән 1000 тоннага кадәр орлык төяп җибәрелә. «ЭкоНив»ның селекция казанышлары арасында дәүләт реестрына кертелгән сортлар бар. Болар - көзге бодай: Цефей, ЭН Тайгета, ЭН Альберео һәм соя - ЭН Аргент. Көзге бодайның һәм сояның тагын берничә сорты хәзер дәүләт сынаулары уза.

 - Орлык җитештерү масштаблары шаккатыра, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров. - Компаниянең селекция программасы да югары дәрәҗәдә. Бу безнең өчен файдалы тәҗрибә. «ЭкоНива» компаниясе безнең республикада шулай уңышлы да үсәр дип өметләнәм. Безнең төбәккә шундый зур, перспективалы инвестор килүгә без бик шат.

Очрашу нәтиҗәләре буенча республикада селекцияне һәм орлыкчылыкны үстерү буенча уртак эш турында килешүгә ирешелде: сүз уртак сорт сынаулары, тармак кадрларын әзерләү өчен махсус белем бирү программалары турында, шулай ук уңайлы мохит булдыру турында барды.

 - Татарстан белән Безнең хезмәттәшлегебез көчәя бара, - дип шәрехләде «Защитный» хуҗалыгының төбәк директоры Юрий Васюков. – Безнең орлыкларны сатып алучы республика хуҗалыклары арта бара. Икенчедән, бүгенге сөйләшүдә әйтелгәнчә, фәнни өлкәдә хезмәттәшлек тагын да мөһимрәк. Беренче этапта, бу аграр сезонда ук, Татарстан җирләрендә безнең селекция материаллары: соя, сабан бодае һәм сабан арпасы сыналачак. Көз көне көзге бодай буенча да шундый ук тәҗрибәгә нигез салу планлаштырыла.

 «Защитный» хуҗалыгын карап чыккач, делегация Воронеж өлкәсенә юл тотты. Анда сәфәрнең  төп нокталары «Добрино» терлекчелек комплексы (2800 баш савым сыеры) һәм Щучье авылындагы сөт заводы булды. Терлекчелек комплексында делегацияне заманча җитештерү белән таныштырдылар, «ЭкоНиваАгро» компаниясе, аның тарихы турында сөйләделәр, җитештерү уңышлары һәм киләчәк перспективалары белән уртаклаштылар. Щучье авылындагы яңа сыр заводын Татарстан Республикасы кунаклары беренчеләрдән булып күрделәр. Яңа предприятиенең тәүлеклек куәте чимал буенча 60 тоннага җитә. Ассортиментта каты һәм ярымкаты сырлар булачак. Февраль аенда ук аның продукциясе федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләренә, шулай ук «ЭкоНива»ның  фирма кибетләренә чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International