Ростсельмаш Татарстанны аграр техника белән тәэмин итүне арттыра

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Ростсельмаш сәнәгать мәйданчыгында булды.

Визит барышында «Ростсельмаш» ААҖ генераль директоры Валерий Мальцев белән сөйләшүләр алып барылды. Очрашуда заманча урып-җыю машиналары, тракторлар һәм башка техника белән тәэмин итүне арттыру мәсьәләсе каралды.

"Ростсельмаш - безнең өчен стратегик партнер. Компания продукциясе ашлык җыю паркының 62%ын били, әмма без Ростсельмаш комбайннары популяциясен якын арада 75-80%ка кадәр арттырырга телибез. Ростсельмашның заманча модель линейкасы тулысынча куелган бурычларга җавап бирә. "Шунысы да мөһим – бу техника бездә, Россиядә җитешерелә", - дип билгеләп үтте Рафаэль Фәттахов.

Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә лидер булып тора. Сыйфатлы азык өчен сыйфатлы техника кирәк. Ел саен кимендә 150 ашлык җыю комбайны һәм 50 азык җыю комбайны сатып алырга кирәк.

«Безнең компания республика Хөкүмәтенең авыл машина-трактор паркын яңарту буенча планнарын хуплаячак. 2020 елда төбәк аграрийлары Ростсельмашның үзйөрешле техникасын сатып алуны ике тапкыр арттырдылар, һәм без алга таба да ихтыяҗны үстерергә әзер», - диде Ростсельмаш генераль директоры Валерий Мальцев.

2021 елда паркны яңартуга республика тарафыннан 1,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу акчалар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сатып алынган техника бәясенең 30%ын каплауга тотылачак. Төп шартларның берсе - техника Россиядә  җитештерелгән булырга  тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International