Татарстанның фермер продукциясен чатыр ярминкәләрендә сатып алырга мөмкин

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда чатыр ярминкәләренең дәвам итүен исегезгә төшерә.

Казанда чатыр ярминкәләрендә сәүдә түбәндәге адреслар буенча уза:

Авиатөзелеш районында – Дементьев ур.,7;Беломор һәм Гудованцев урамнары киселешендә;

Мәскәү районында – Батыршин ур., 20;

Яңа Савин районында – Академик Лаврентьев ур.,10;

Идел буе районында – Юлиус Фучик ур.,72;

Совет районында – Ломжа ур.,2; Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7 (Дәрвишләр поселогы)

Биредә республика территориясендә җитештерелгән яңа суелган терлек ите, тәмле авыл каймаклары, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Чатыр мәйданчыклары көн саен - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International