ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» дигән укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлану турында хәбәр итә. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (2020 елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 704 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2009 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2021 елга Министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы федераль закон белән 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең айлык минималь күләме айга 12 792 сум күләмендә билгеләнә.

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.

Атна саен без, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аны үстерүче кешеләр, гаилә фермалары, аякта нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Минзәлә районының Иске Мунча авылыннан Рәвгать Ханов.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр кешеләрен Яңа ел бәйрәменнән соң калган тере чыршыларны терлекләргә азык өчен җыю буенча акциядә катнашырга чакыра. Казанда Идел буе экология компаниясе 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктының эшен оештырып җибәрде, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан өйләрдә куелган чыршы, нарат, пихта агачларын һәм ботакларын махсус билгеләнгән урыннарга алып килеп, шунда урнаштырылган контейнерларга салырга кирәк.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, аграрийлар өчен әйдәп баручы банк - Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Минем фермерлык» цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән. Система агробизнесны уңышлы алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгына һәм көзге культураларның торышына, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International