Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларында һәм экспозицияләрендә булды.
Бүген «Агроволга – 2021» агросәнәгать күргәзмәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Чара «Казань Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә (Зур Кабан) уза.
Казан аграр университетының “Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау” кафедрасының өлкән укытучысы Рәис Сабиров пилотсыз трактор тәкъдим итте. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Агроволга 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтелде.
Бу хакта «Росагролизинг» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Сучков «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында хәбәр итте.
Бүген «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе кысаларында «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр: хәтәрлекләр һәм мөмкинлекләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Бүген «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «ФосАгро-Регион» (Группа «ФосАгро») минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре генераль директоры Андрей Вовк Татарстан Республикасында минераль ашламаларны саклау һәм аннан тарату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген «Агроволга 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясенең ведомство бүләкләрен тапшыру булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «АГРОВОЛГА 2021» эре агросәнәгать күргәзмәсен ачты. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә уза һәм 3 июльгә кадәр барачак. Ачылу тантанасында Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең коммерциягә карамаган оешмасы идарәсе рәисе Андрей Бодин, «Росагролизинг» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Сучков, «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы тармагының квалификацияле кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар Җир һәм Экология кодексларына, шулай ук Урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
1 июльдән 3 июльгә кадәр булачак «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә кадәр Казаннан түләүсез автобуслар йөриячәк. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.