Татарстанда «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «АГРОВОЛГА 2021» эре агросәнәгать  күргәзмәсен ачты. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә уза һәм 3 июльгә кадәр барачак. Ачылу тантанасында Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең коммерциягә карамаган оешмасы идарәсе рәисе Андрей Бодин, «Росагролизинг» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Сучков, «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.

 «Ел саен уздырыла торган күләмле «Агроволга»  чарасын яңа форматта, яңа мәйданчыкта  үткәрергә булдык. Бездә биредд Россиянең 30 төбәгеннән 304 компания катнаша, «Казан Экспо» территориясендә экспозицияләр 40 кв.метр мәйданда урнаштырылган. 40 га мәйданда 38 хуҗалыкның һәм 14 районның терлекчелек блогы тәкъдим ителә, 93 саывм сыеры нәселле терлек конкурсында катнаша, тәҗрибә кырларында 28 компания тәкъдим ителә, 57 дилер 340 берәмлек техника тәкъдим итә. Чара барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез – яңа һәм кызыклы нәрсәләр: техника, җайланмалар, төрле культуралар  сортлары бик күп», - диде Марат Җәббаров.

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында аномаль температура булу сәбәпле, куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган районнарда  Гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

 "Кичә без республиканың 38 районында Гадәттән тыш хәл режимын игълан иттек, бу  бер дә әйбәт түгел,   кыенлыклар булачак. Без республика Президенты белән бергә үткәргән Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында терлек азыгы сатып алу буенча планнар билгеләдек, бу мәсьәләләр белән күрше төбәкләргә  чыктык – әлеге вәзгыять контрольдә, һәм без терлек  азыгы  булсын  өчен җәйге чорны уңышлы  тәмамларбыз дип уйлыйбыз», - диде Марат Җәббаров.

Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең коммерциягә карамаган булмаган оешмасы идарәсе рәисе Андрей Бодин агросәнәгать күргәзмәсенең югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте.

 «Татарстан Республикасы үзенең   авылга ,авыл  хуҗалыгына булган  мөнәсәбәте белән шаккатыра, биредә даими рәвештә төрле  чаралар  узып тора.  Бүген без яңа мәйданчыкта торабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, яңа технологияләр белән танышабыз, болар барысы  да   киләчәк буыннар уңышының нигезе», - дип сөйләде ул.

Күргәзмәнең масштаблы экспозициясе АПКның төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Күргәзмә кунаклары павильонда үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре белән шөгыльләнүче компанияләр тәкъдим итә торган  экспозиция белән таныша алалар.  Биредә АПКның төрле өлкәләрендә үзләренең яңа эшләнмәләре киң тамашачыга тәкъдим ителә.  Күргәзмәнең генераль иганәчесе “Август”  фирмасы АҖ үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар пакетын тәкъдим итә. «УРАЛХИМ» сәүдә йорты ҖЧҖ компаниясе яңа минераль ашламалар алып  килгән. Эре мөгезле терлекләр өчен яңа продуктлар линейкасын “Коудайс Мкорма” ҖЧҖ һәм “МегаМикс” ҖЧҖ тәкъдим итә. «РОМАКС» ҖЧҖ күргәзмәгә «OMEGA» чистарткычларының яңа буынын алып килгән. Ә «СиСорт» ҖЧҖ - оптик сортировкалау технологиясе белән «SmartSort B» фотосепараторын тәкъдим  итә.

 Күргәзмә кунаклары шулай ук «Лира Фарм» ҖЧҖеннән  саву җайланмаларын юдыру өчен яңа кислоталар һәм селте чаралары белән таныша ала. «Комплекс Агро» сәүдә йорты берничә яңалык тәкъдим итә: «Алтай-42» ашлык киптерү җайланмасы, «НК-100» нориясе, күргәзмә комплектациясендә, универсаль тагылма һәм туфракка сыек ашлама кертү өчен ликвилайзер. «Үсемлекчелек» өлкәсендәге яңалык – «Брабендер» ҖЧҖеннән онның су сеңдерү сәләтен билгеләү өчен «Фаринограф-TS» җайланмасы.

Асфальт җәелгән ачык мәйданчыкта 60тан артык җитештерүче һәм тәэмин итүче үз авыл хуҗалыгы техникасын куйган.

Мәсәлән, «АГРОПРОФ» ҖЧҖ   югары тизлекле «Vaderstad Tempo L16» чәчкечен, «АльфаСервис» ҖЧҖ – «New Holland FR 500» азык җыю комбайнын һәм «КУН ВОСТОК» ҖЧҖ  -«SPW 27. 2» үзйөрешле   азык ваклагыч-тараткыч агрегатын тәкъдим  итәчәк,  «SB 1290» зур кәтүкләр җыю-пресслау  агрегатын һәм башка техника алып  килгән.

«Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлегенең үзенчәлеге – «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе стратегик партнерының - «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖенең  эксклюзив экспозициясе тәшкил итә, аны иң эре тәэмин итүчеләр  - «Евротехника» АҖ, «Җир техникасы» ҖЧҖ, «ТИМЕР-Т» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ һ.б. оештырган.

  Күргәзмәнең эшлекле   программасына авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп  күрсәтү  дә кертелгән.   Бу реаль кыр шартларында кайбер агрегатларның  эшләгәнен күрү һәм танышу  өчен зур   мөмкинлек. Мәсәлән, «АгротехниКа МП» ҖЧҖ печән әзерләү буенча бөтен эш циклын күрсәтәчәк. Шулай ук тырмалы «РСМ-2375» тракторын, «МТЗ-82» тракторын, «KAMA LEOPARD 2»1 тешле гидрофикацияле тагылмасын, «Оверум» сабаны белән «New Holland -6050» тракторын һ. б.ларны эшләү процессында күрергә мөмкин булачак.

 Күргәзмәдә беренче тапкыр Казан аграр университеты үзенең авторлык эшләнмәсен – тулысынча автономияле пилотсыз 4 дәрәҗәдәге ADAS тракторын күрсәтә. Пилотсыз трактор  автоном рәвештә туфрак эшкәртергә,   үз юлындагы  каршылыкларны борылып узарга,   спутник һәм кәрәзле элемтәдән башка  эшләргә мөмкин.

Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ ярдәмендә  «Трактор-шоу» төбәк ярышы узачак, анда Татарстан  Республикасының барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы  тракторчы исемен алу  өчен  ярышачаклар. 

  Күргәзмә кысаларында республикада беренче тапкыр нәселле терлек буенча масштаблы конкурс узачак, анда республиканың 12 районыннан 90нан артык терлек катнаша. Сыерлар  экстерьер линия билгеләре  -  сөтлелеге, тазалыгы, гәүдә төзелеше, җилене,    аяк-тояклары, йөреше һ.б.лар буенча бәяләнәчәк. Төрле номинацияләрдә объектив бәя бирү һәм җиңүчеләрне сайлау өчен Венгрия Республикасының Голштино-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең милли ассоциациясеннән профессиональ бәя бирүче Тамаш Шебок чакырылган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International