Марат Җәббаров Россия Федерациясенең ведомство бүләкләрен тапшырды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Агроволга 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясенең ведомство бүләкләрен тапшыру булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән  “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты”  акционерлык җәмгыятенең хезмәтне оештыру һәм нормалаштыру буенча инженеры Роза Җәләединова бүләкләнде.

Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институты директоры Марат Низаметдинов «Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» көмеш медаль белән бүләкләнде.

 Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси   өлеше   өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гариповка, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең терлекчелектә күзәтчелек секторы мөдире Ренат Хисамовка, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Рамил Хәкимовка, Казан дәүләт аграр университетының чит телләр кафедрасы доценты Гүзәл Фәссахова, Нурлат районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Фаил Ивандеевка һәм Нурлат районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Миләүшә Фәтхетдиновага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Үзенең чыгышын тәмамлап, министр республика үсешенә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә яңа казанышлар, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International