«ФосАгро-Регион» Татарстанда икенче минераль ашламалар дистрибуциясе үзәген төзүгә 130 млн сумнан артык инвестиция кертә

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «ФосАгро-Регион» (Группа «ФосАгро») минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре генераль директоры Андрей Вовк Татарстан Республикасында минераль ашламаларны саклау һәм аннан тарату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

 Килешү төбәктә махсуслаштырылган логистика инфраструктурасын үстерү исәбенә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең минераль ашламалар белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Ул «ФосАгро-Регион»ның икенче минераль ашламалар  дистрибуциясе  үзәген эшләтеп җибәрүне   күздә тота. Ул республиканың көньяк-көнбатышында булыр, дип планлаштырыла һәм бу аграрийларга хуҗалыкларның кыр эшләренә чыгымнарын киметергә ярдәм  итәчәк, моңа  минераль ашламаларны  вакытында  сатып  алу  һәм аларны  авыл хуҗалыгы җирләре янәшәсендә саклау  мөмкинлеген оештыру хисабына ирешергә мөмкин булачак.    «ФосАгро-Регион»ның ике склад комплексы, гомумән алганда,    30 мең тоннадан артык гранулалы һәм сыек минераль ашламалар сыйдырышлы  булачак.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен  “ФосАгро-Регион” 2021-2024 елларда 130 млн.сумнан артык инвестицияләр кертүне планлаштыра. Бүгенге көндә бу Идел буе федераль округы челтәрендә  иң зур  күләмле инвестпроект. 

 Исегезгә төшерәбез, 2021 елның кышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийларның игътибарын һәр гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг   минераль ашлама кертелергә тиешлегенә  юнәлдергән иде һәм аграрийларны муниципаль районнарда кыр эшләре өчен ашламалар туплануын    контрольдә тотарга кушты.

Белешмә  өчен:  

 Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе   челтәре (Группа «ФосАгро») Татарстанда 2014 елда эшли башлады, бүген Казанда төбәк челтәр офисларының берсе уңышлы эшли. 2018 елда  “ФосАгро-Регион”  Нурлат районында Татарстан Республикасында беренче шәхси логистика комплексын эшләтеп җибәрде. Аның нигезендә компания түбәндәге агрономия хезмәтләре юнәлешен үстерә: ФосАгро-минераль ашламаларның яңа маркаларын кулланып, үсемлекләрне минераль ашламалар белән тукландыру системасын эшләү һәм,  агрохимия өлкәсендә җирле белгечләрне җәлеп итеп, «ФосАгро-Регион»ның агрономия хезмәте  тарафыннан чәчүлекләргә хезмәт күрсәтү.   Соңгы 7 елда “ФосАгро-Регион”    республика аграрийларын минераль ашламалар белән тәэмин итүне  ел саен уртача 15%ка арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International